Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кем кая, ә мин – диспансерлаштыруга

    Сәламәт кешеләр юк, ә тикшерү үтмәгәннәр бар, диюче халык әйтеме үз мәгънәсен югалта бара. Бу шикле фикергә диспансерлаштыру нокта куярга тиеш. Мөһим көн темасына Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова белән сөйләшәбез.

    -Лариса Николаевна, шулай да диспансерлаштыру нәрсә өчен кирәк?

    -Диспансерлаштыру - ул даими төстә халыкны медицина тикшерүе, инвалидлык һәм вакытсыз үлемнәр сәбәбе булып торучы төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау максаты белән үткәрелә. Барыннан да бигрәк бу кан әйләнеше системасы авыруларына, яман шеш, шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авыруларына кагыла. Илебез халкы үлеменең 75% ы шушы авырулар өлешенә туры килә.

    Моннан тыш, диспансерлаштыру куркыныч авыруларга китерүче төп факторларны ачыклау һәм үзгәртүгә дә юнәлтелгән. Аларга артериаль басым, канда холестерин һәм глюкозаның югары булуы, шулай ук тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, симерү керә.

    -Аны еш узарга кирәкме?

    -Өлкән кешеләрне диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе 21 яшьтә, аннан соңгылары - өч еллык интервал белән бөтен гомер дәвамында. Агымдагы елда 1993, 1990, 1987 елгы һәм өч еллык интервал белән 1924 елгача гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш. Шуны да әйтеп үтим, тикшерү мәҗбүри медицина иминияте һәм медицина полисы теркәлгән медицина оешмасы исәбенә тулысынча бушлай үткәрелә. Гади итеп әйткәндә, амбулатор ярдәм алу урыны буенча. Бу эштә районның барлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре катнаша. Диспансерлаштыруга барганда үзең белән паспорт һәм медицина иминияте полисы алырга кирәк. Беренче этапны узу өчен поликлиникага иртән, ашамыйэчми, нинди дә булса физик эш эшләгәнче һәм үзең белән 100-150 мл күләмендә иртәнге бәвел алып килергә.

    -Укучылар эш белән нишләргә дип сорыйлар. Бәлки начальник җибәрмәс...

    -Россия Федерациясенең 2011 ел 21 ноябрь № 323-ФЗ "Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында" федераль законның 24 маддәсенә ярашлы төстә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә диспансерлаштыру үтү өчен шартлар тудырырга һәм аларны тоткарлыкларсыз җибәрергә тиеш.

    -Аны үтү тәртибе нинди?

    -Беренче этапта анкета, антропометрия, белгеч табиблар каравы, кан һәм бәвелнең клиник анализлары, күз басымын үлчәү, электрокардиография, флюорография үткәрелә. Аерым яшь төркемнәрендә - канның биохимик анализы, УЗИ, шулай ук 50 яшьтән өлкән ирләрнең кан онкомаркерларын билгеләү, 38 яшьтән узган хатын-кызлар өчен маммография ясала. Икенче этап өстәмә тикшерүдән, диагнозны аныклаудан гыйбарәт.

    Диспансерлаштыру үтү тәмамлангач табиб-терапевт пациент теләге белән "Сәламәтлек паспорты" бирә, анда сәламәтлек торышы төркеме - алар өчәү, шулай ук анализлар нәтиҗәләре һәм белгечнең гомуми нәтиҗәсе, профилактик чаралар һәм дәвалау үткәрү буенча тәкъдимнәр языла.

    -Лариса Николаевна, узган елгы диспансерлаштыру нәрсәләр күрсәтте?

    -Кызганычка каршы, без аның мөһимлеген аңлап бетермәү фактлары белән очраштык. Диспансерлаштыру үтәргә тиешле 6500 кешедән табибка кабул итүгә бары дүрт меңгә якыны гына килде. Нәтиҗәдә план үтәлеше 60%тан бераз гына артыграк булды.

    Барлыгы 3108 авыру ачыкланган. Диспансерлаштыруның мөһимлегенең мәгълүмати күрсәткечләренең берсе булып беренче кат ачыкланган авырулар саны тора. Безнең районда мондый очраклар 173 - тикшерү үткәннәр санының 4,5%ы. Шул ук вакытта барлык авырулар да иртә стадиядә ачыкланды. Иң киң таралганнары - анемия, сөт бизендә куркыныч янамаган тө-ерләр һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары. Моннан тыш, узган ел диспансерлаштыру барышында ике пациентка шикәр авыруы диагнозы беренче кат куелды, биш очракта беренче кат онкологик авырулар ачыкланды.

    Авырулары яңа ачыкланган пациентларны участок табиблары күзәтеп тора. Кирәк булганда алар яңадан тикшерүгә җибәреләләр, дәвалану курсы үтәләр.

    Узган елгы диспансерлаштыруның уңай ягы - маммография тикшерүенә кешеләр актив килү. 1249 хатын-кыз тикшерелде. Ачыкланган тайпылышларның 70% очрагында яңадан тикшерү билгеләнде. Сөт бизләрендә яман шешнең ике очрагы иртә стадиядә ачыкланды. Пациенткаларга үз вакытында операция ясалды.

    Югарыда китерелгән саннар үзләре турында үзләре сөйлидер дип уйлыйм. Нәтиҗәне үзегез ясагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: