Кама ягы
  • Рус Тат
  • Полис кул астында булсын

    Үзәк район хастаханәсендә "Ак Барс-мед" иминият компаниясенең Үзәк төбәкара үзәге директоры Рәшит Абдуллин, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм авырулар катнашында түгәрәк өстәл булды.

    "Безнең очрашуның максаты - бушлай медицина ярдәме алуда булган проблемаларны бергәләп хәл итү", - дип "түгәрәк өстәл"не ачты Р.Абдуллин. Монда җыелучыларга ул медицина иминияте полисларыннан файдалану кагыйдәләрен искәртте, яңалыклар турында сөйләде. Мәсәлән, 2011 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган яңа нигезләмә буенча гражданнар теләсә нинди медицина иминияте компаниясен мөстәкыйль сайлый алалар. Моңа кадәр аны барлык хезмәткәрләре өчен эш бирүче сайлады.

    Россиядә әкренләп бердәм үрнәктәге яңа полислар кертелә. Форматы зур булу сәбәпле аларны йөртү уңайсыз, паспортка сыймый, бөкләргә ярамый. Шуңа күрә полислар чикләнгән затларга бирелә: яңа туганнарга, фамилия алыштырганда, әгәр исем, фамилиядә хата китсә яки полис бозылса.

    2013 елның 1 гыйнварыннан Россиядә универсаль электрон карта (УЭК) кертү проекты старт алды. Ул бер йөрткечкә идентификация һәм банк карталарын, электрон акча янчыгын, электрон имза, дәүләт хезмәте алу өчен заказ һәм түләү өчен универсаль ачкычны берләштерә. Бу пластик карта күп документларны алыштыра, шул исәптән медицина полисын һәм пенсия иминияте таныклыгын да. Шуңа күрә хәзер иске полисларны яңасына алыштыруның мәгънәсе юк. Иске полисларның гамәлдә булу срогы ике елга озайтылды.

    Хастаханә бушлай медицина хезмәте күрсәтүдән беркайчан да баш тартмый. Әмма ул авырулар өчен дәвалану бушлай, ә аны иминият компанияләре түли. 2013 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме дә мәҗбүри медицина иминияте системасына керде. Өйгә чакырганда "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре хәзер авыруның иминият полисы күрсәтүен таләп итәләр һәм һәр авыру буенча чыгымнарны түләгән иминият компаниясе каршында хисап тоталар. Әмма "ашыгыч ярдәмне", кагыйдә буларак, кеше авыр хәлдә булганда чакыралар, ә мондый хәлдә ул полисны таба алмый яки аның мондый документы булмый. Хәтта мондый очракта да, әгәр кеше гомеренә куркыныч яный икән медиклар ярдәмнән баш тарта алмыйлар. "Әгәр ашыгыч ярдәм табибы яки фельдшеры сездән полис сораса, гаҗәпләнмәгез, барысы закон буенча. Полис номеры табибларга иминият компаниясенә хисап тоту һәм үзләре эшләгән акчаны алу өчен кирәк", - дип аңлатма бирде Р.Абдуллин. Әгәр авыру "ашыгыч ярдәм"гә үзе килә икән, аның да полисы булу зарур. Ул һәм шәхесне раслаучы документ булмау да ярдәм күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәп түгел. Сүз уңаеннан, аны безнең районда күп булган дачадагылар да ала. Шәле һәм Оренбург юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтелә.

    Иминият компаниясе вәкилләре белән булган очрашуларның берсендә үзәк район хастаханәсендә табиблар җитмәү турында сүз барган иде. Кызганычка каршы, бүген дә лор-табиб, окулист, невролог, инфекционист, фтизиатр, рентгенолог кебек белгечләр кирәк. Шәфкать туташлары җитмәү дә үзен сиздерә. Кадрлар белән хәлгә үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова ачыклык кертте. "Бездә табиблар җитми, әмма без бу мәсьәлә өстендә эшлибез. Бүгенге көндә район мәктәпләрен тәмамлаган сигез кеше контракт буенча медуниверситетта укый. Уку 7-8 ел дәвам итә. Хәзерге студентлар нигездә кызлар. Әгәр алар югары белемле егеткә кияүгә чыгалар икән ирләре белән китәләр, ни өчен районга кайтмадыгыз дип хастаханә дәгъва белдерә алмый. Закон шундый. Без медуниверситет һәм медакадемия кафедраларында булабыз. Студентлар белән сөйләшәбез, районда яшь белгечләргә кайбер ташламалар булуын әйтәбез: хезмәт квартирлары һәм йорт салу өчен бушлай җир участоклары бирелә. Соципотекада катнашу мөмкинлеген аңлатабыз. Интернетта белдерүләр бирәбез. Әмма яшь докторлар әлегә Столбищега һәм Рождественога гына килделәр. Җәй көне "Земский врач" программасы буенча Столбищега ординатура тәмамлап акушер-гинеколог кайтуын көтәбез. Әмма Лаешта бу программа буенча табиблар кабул итә алмыйбыз, чөнки бу шәһәр, ә авыл түгел. Безнең докторларга, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә поликлиникада да, стационарда да эшләргә туры килә. Белгечләрнең эш күләме зур". Баш табиб әйтеп үткәнчә, хөкүмәт сәламәтлек саклауга зур игътибар бирә. Авылда да, шәһәрдә дә медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта. Район башлыгы М.Афанасьев тырышлыгы һәм ТР Президенты Р.Миңнеханов ярдәмендә Столбищеда амбулатория төзелде һәм үзәк хастаханәгә капиталь ремонт ясалды. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча кабул итү-диагностика бүлегенә җиһазлар кайтты. Хәзер "Ашыгыч ярдәм" диагностика бүлеге белән кушылды. Әмма проблемалар күп әле: бала тудыру йортын ремонтлау зарур. Моңа акча бирергә ышандыралар.

    Быел халыкны диспансерлаштыру башлана. Өлкән халыкның 22% ын тикшерергә кирәк. Ә бу табибларга өстәмә эш кенә түгел. 10 елдан артык эшләгән һәм мораль яктан искергән рентген аппаратларын алыштыру сорала. Башка заманча җиһазлар да кирәк.

    Әгәр дәүләт гарантиясе программасы буенча дарулар белән тәэмин итүдә проблемалар булмаса, стационар авырулар буенча артык бара, аеруча терапия бүлегендә. Шуңа күрә кайчакта авыруларга физэремәне үз акчаларына сатып алырга туры килә. Кызганычка каршы, кайбер дарулар алуда өзеклекләр була. Сәламәтлек саклау министрлыгы тәүлек әйләнәсе стационарда 29 койка кыскартуны планлаштырган. Әмма үзәк хастаханә җитәкчелеге берничә мәртәбә министрлыкка мөрәҗәгать иткән, шуның нәтиҗәсендә койкалар саны артык күп кимемәгән.

    Сәламәтлек саклауда проблемалар шактый. Медицина иминияте компанияләре авырулар мәнфәгате сагында тора, бу хакта Р.Абдуллин бер генә мәртәбә әйтмәде. Әгәр хастаханәдә кирәкле белгеч яки җиһаз булмаса, әгәр медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты ошамаса яки сез куелган диагнозның дөрес, дөрес булмавын тикшерергә теләсәгез - бу һәм башка сорауларга җавап алу өчен 88001000330 телефоны аша "Ак Барс-мед" иминият компаниясе контакт-үзәгенә шалтырата аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: