Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сулыш органнары авыруларын кисәтү

    Сулыш системасының, организмның башка системалары кебек, үзенең саклану механизмнары бар. Вәсилә Бутузова, үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары. Алар сулыш системасы эшчәнлеге бозылуын кисәтәләр. Өстәвенә, мондый саклык ярдәмгә мохтаҗ, ул сулыш органнары авыруларын профилактикалауда чагыла. -Сулыш органнарындагы яман шеш һәм туберкулез кебек җитди авыруларны кисәтү һәм үз вакытында ачыклау өчен...

    Сулыш системасының, организмның башка системалары кебек, үзенең саклану механизмнары бар.

    Вәсилә Бутузова, үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары.

    Алар сулыш системасы эшчәнлеге бозылуын кисәтәләр. Өстәвенә, мондый саклык ярдәмгә мохтаҗ, ул сулыш органнары авыруларын профилактикалауда чагыла.

    -Сулыш органнарындагы яман шеш һәм туберкулез кебек җитди авыруларны кисәтү һәм үз вакытында ачыклау өчен ел саен флюорография үтү кирәк.

    -Сулыш органнары авыруларын кисәтүнең гади һәм нәтиҗәлесе саф һавада йөрү һәм бинаны регуляр җилләтү.

    -Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту сулыш органнары авыруларын профилактикалауның төп чараларының берсе. Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллану сулыш алу системасына тискәре йогынты ясый. Тәмәке төтененнән яки алкогольдән организмга кергән барлык зарарлы матдәләр лайлалы тышчаны имгәтеп үпкә тукымаларына утыралар. Шуңа күрә тәмәке тартучылар сулыш органнары авырулары куркыныч янаган төркемгә керәләр, өлешчә үпкә яман шеше. Моннан тыш, аларда хроник бронхит һәм үпкә чирләре үсеш алуы мөмкин.

    -Сулыш органнары авыруларын кисәтүнең башка чараларына махсус гимнастика да керә. Борын белән сулау дөрес һәм табигый дип исәпләнә, ул чакта бернинди тавыш булмый. Ә менә авыз белән сулау нормаль түгел, чөнки авыз куышлыгы сулыш органы дип саналмый, ул ашкайнату системасына керә. Борын белән сулауның өстенлеге нәрсәдә: борын куышлыгы аша һава үпкәгә кергәндә җылына һәм чистара. Борын куышлыгындагы төкләр авыру тудыручы микробларны һәм пычракны сулыш системасына үтүдән саклый. Болардан тыш борын белән сулау йоткылыктагы нервларны нәтиҗәле стимуллаштыра, димәк, баш мие активлыгы көчәя.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: