Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яман шеш – җитди авыру. Әмма аны дәвалап була

    Хәзерге вакытта дөньяда онкология авырулары үлемгә китергән сәбәпләрнең иң киң таралганы. Шул ук вакытта соңгы елларда яман шешнең күп төрләре яшәрде һәм 25-35 яшьлек кешеләрдә, кайчакта балаларда да очрый. Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова безнең укучыларны кызыксындырган берничә сорауга җавап бирде. -Вәсилә Нурулловна, онкологик авыруларның билгеләре...

    Хәзерге вакытта дөньяда онкология авырулары үлемгә китергән сәбәпләрнең иң киң таралганы. Шул ук вакытта соңгы елларда яман шешнең күп төрләре яшәрде һәм 25-35 яшьлек кешеләрдә, кайчакта балаларда да очрый.

    Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова безнең укучыларны кызыксындырган берничә сорауга җавап бирде.

    -Вәсилә Нурулловна, онкологик авыруларның билгеләре нинди?

    -Хәзерге вакытта онкологиядә яман шешне дәвалауның алымнары бар, алар аеруча иртә стадиядә дәвалыйлар. Дәвалауны вакытында башлау өчен беренче билгеләргә игътибар итәргә кирәк.

    Көтмәгәндә 4-5 кг һәм аннан да күбрәккә ябыгу; эчәклекләр яки сидек куыгы эше бозылу; төзәлми торган яралар, тән тиресендә кара таплар (гиперпигментация) барлыкка килү; тире саргаю, кызару, кычыну һәм чәчләрнең тиз үсүе. Авыз куышлыгындагы яки телдәге ак таплар; канлы бүлендекләр; күкрәк яки тәннең башка урыннарында тыгыз төерләр барлыкка килү; ашказаны эшләмәү яки йоту авырлашу; сөялләр, миңнәр яки тиредәге башка үзгәрүләр; озакка сузылган ютәл яки тавыш карлыгу да онкология авыруларын белгертергә мөмкин.

    Тиз ару, хәлсезлек шеш үсү билгесе, ә авырту - берничә шешне күрсәтә, мәсәлән, сөяк яки күкәйлекләр.

    Әмма шуны истә тотыгыз, санап үткән билгеләрнең башка авыруларга да хас булуы бар. Шуңа күрә үздәвалау белән шөгыльләнмәгез. Дөрес диагнозны махсуслашкан медицина учреждениесендә фәкать табиб куя ала.

    Еш кына шешләр тиредә, эчәклектә, лимфатик системада, җелектә, сөякләрдә үсә.

    -Яман шешне профилактикалап буламы?

    -Әлбәттә, башка төрле авырулар кебек үк. Начар гадәтләрдән: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне күп кулланудан баш тартыгыз. Актив яшәү рәвеше алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, авырлыкны нормада тотыгыз. Канцерогеннары булмаган, экологик чиста продуктлар белән тукланыгыз. Регуляр төстә медицина тикшерүе узыгыз.

    -Төгәл итеп әйткәндә, ниндиләрне?

    -Хатын-кызларга яшькә бәйсез төстә елга бер мәртәбә гинекологка килү, онкоцитологиягә мазок тапшыру зарур, ул аналык муентыгындагы шешне ачыкларга ярдәм итә. Профилактик тикшерүләргә дә игътибар бирү сорала. 30 яшьтән соң ай саен сөт бизләрен мөстәкыйль төстә капшап карау киңәш ителә. 40 яшьтән ике елга бер мәртәбә, ә 50 яшьтән ел саен маммография тикшерүе үтү зарур.

    40 яшьтән соң ир-егетләргә ел саен урологка юллама алу, мәни бизләрен ультратавыш белән тикшерү үтү, ПСАга кан анализы тапшыру мөһим.

    Ир-егетләргә дә, хатын-кызларга да ел саен флюорография ярдәмендә үпкәләрне тикшертү таләп ителә. 40 яшьтән соң терапевт билгеләве буенча гомумклиник тикшерүләр, электрокардиограмма ясату, кан басымын үлчәү, ЛОР-табибта бугаз торышын тикшертү, проктологта туры эчәкне карату зарур.

    Сез үзегезне сау-сәламәт кеше дип исәпләсәгез дә барлык бу профилактикалау чаралары бик тә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: