Кама ягы
  • Рус Тат
  • Янгын вакытында фаҗигагә юл куймас өчен Лаеш коткаручылары нәрсә эшли.

    Аяныч тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләрнең янгында күпләп һәлак булуы төнлә, квартир һәм йортта яшәүчеләр тирән йокыда чакта була. Бу иртәнге 3 тән 6 сәгатькә кадәрге вакыт. Котылуга шанслар минималь: яки йокыдан уянмыйча төтенгә тончыгалар, яисә ялкын чорнаган йорттан чыгарга өлгермиләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада биш йөзгә якын гаиләне...

    Аяныч тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләрнең янгында күпләп һәлак булуы төнлә, квартир һәм йортта яшәүчеләр тирән йокыда чакта була.
    Бу иртәнге 3 тән 6 сәгатькә кадәрге вакыт. Котылуга шанслар минималь: яки йокыдан уянмыйча төтенгә тончыгалар, яисә ялкын чорнаган йорттан чыгарга өлгермиләр.
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада биш йөзгә якын гаиләне янгын сигнализациясе датчиклары белән тәэмин иттеләр инде. Лаеш районында мондый датчиклар илледән артык гаиләдә бар.
    Октябрьдә бу хәйрия акциясенең икенче этабы старт алды. Анда янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, социаль яклау һәм ВДПО белгечләре катнаша. Акциянең төп максаты - халыкның янгын чыгу һәм аларда кешеләр үлү куркынычына дучар булган төркемнәренең янгын иминлеген тәэмин итү.
    Шуңа күрә Лаешның янгын-коткару гарнизоны Лаеш районы социаль яклау бүлеге белән берлектә күп балалы һәм кыен матди һәм социаль хәлдәге гаиләләр йортларында һәм квартирларында сигнал (төтен) тавыш бирү җайланмалары урнаштыру буенча эшне дәвам итәләр.
    Бу көннәрдә сигнал (төтен) хәбәр бирү җайланмаларын Имәнкискәдән бер һәм Лаешта яшәүче ике гаилә алды. Аларның һәркайсының квартирында янгын чыгу ихтималы булган урыннарда - залда, аш бүлмәсендә, йокы бүлмәсендә һәм прихожийда дүртәр прибор урнаштырдылар. Ә "Торак-2016" операциясе кысаларында янгын иминлеге чаралары буенча инструктаж үткәрделәр һәм белешмәлекләр тапшырдылар.
    -Район кешеләре еш кына бу җайланмалар безгә нәрсәгә, дип сорыйлар, - дип сөйли Лаеш янгын-коткару гарнизоны начальнигы урынбасары, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Федор Кузнецов. - Алар янгын чыгу яки төтенләү ихтималы турында үз вакытында хәбәр итү өчен кирәк. Приборның кискен һәм ачы тавышы иң каты йокыны да тарата. Торак иминлеге - тормыш өчен мөһим бурыч. Өйдә балалар булганда бигрәк тә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: