Кама ягы
  • Рус Тат
  • Атабай олимпия чемпионнары әзерләү урынына әйләнә.

    Россиянең иң көчле спортчылары Атабайда өч көн җилкәнле спортның бөтен матурлыгын күрсәтеп, виртуоз төстә җил белән идарә итүләрен расладылар. Монда, Идел белән Кама кушылган урында, җилкәнле спорт буенча "Виндсерфинг" классында Татарстанның ачык чемпионаты һәм җилкәнле спорт буенча "Татарстан дулкыны-2014" кайтбординг классында Россия кубогының II этабы үтте. Ярышларда 30 кеше катнашты,...

    Россиянең иң көчле спортчылары Атабайда өч көн җилкәнле спортның бөтен матурлыгын күрсәтеп, виртуоз төстә җил белән идарә итүләрен расладылар.

    Монда, Идел белән Кама кушылган урында, җилкәнле спорт буенча "Виндсерфинг" классында Татарстанның ачык чемпионаты һәм җилкәнле спорт буенча "Татарстан дулкыны-2014" кайтбординг классында Россия кубогының II этабы үтте.

    Ярышларда 30 кеше катнашты, аларның 10ысы 2016 елгы Олимпия уеннарына әзерләнә. Идел-Кама киңлекләрендә "дулкын тотарга" Түбән Новгород, Ярославль, Чиләбе, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр.

    Белешмә өчен: Виндсерфинг - суда батмый торган материалдан эшләнгән, зур булмаган (2-4,7 м) җиңел такта сыйфатында махсус җайланма кулланып күңел ачу һәм спортның су төре. Такта сыгылмалы элемент - шарнир ярдәмендә беркетелгән җилкән белән хәрәкәткә китерелә. Бу снаряд та виндсерфинг дип атала, яки "җилкән тактасы" дип. Җилкән тактасы кечкенә яхтага охшаган, әмма мөһим аермасы бар: идарә руль ярдәмендә түгел, ә җилкәнле мачтаны хәрәкәткә китерү белән гамәлгә ашырыла. Тактадагы спортчылар - виндсёрферлар - җил булганда су өстендә күпме телиләр, шуның кадәр шуа алалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: