Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Атабайда 2016 елгы спорт сезонына старт бирелде

Алыштыргысыз Сабантуй батыры Айдар Рәхимов истәлегенә багышланган үсмерләр арасында көрәш буенча үткәрелгән икенче шәхси-команда район ярышлары 2016 елның спорт сезонына старт бирде. Спортчыларның җиңүгә аеруча омтылышы, яшь көрәшчеләр күзендә мавыгу уты һәм җанатарларның дәртле тавышлары спорт ярышларының кабатланмас атмосферасын тудырды. Без үзебезне Атабай мәктәбе спортзалында түгел, ә Сабантуй мәйданында кебек...

Алыштыргысыз Сабантуй батыры Айдар Рәхимов истәлегенә багышланган үсмерләр арасында көрәш буенча үткәрелгән икенче шәхси-команда район ярышлары 2016 елның спорт сезонына старт бирде.

Спортчыларның җиңүгә аеруча омтылышы, яшь көрәшчеләр күзендә мавыгу уты һәм җанатарларның дәртле тавышлары спорт ярышларының кабатланмас атмосферасын тудырды. Без үзебезне Атабай мәктәбе спортзалында түгел, ә Сабантуй мәйданында кебек хис иттек. Мактаулы кунаклар, абруйлы судьялар бригадасы тәэсирне тагын да көчәйтте.

Ярышларны тантаналы төстә ачканчы ук 28 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яшь көрәшчеләр көч сынашты. Малайлар абыйлары һәм әтиләре кебек яшьтән үк милли көрәш белән шөгыльләнә. Һәм менә аларның беренче уңышлары, тренерларның үз тәрбияләнүчеләре өчен горурлыгы. Мәссәлим Зыяутдинов - Имәнкискәдән 25 еллык стажы булган укытучы беренче көрәшләргә аңлатма бирә.

-Монда 12 авырлык категориясендә Пәрәү, Атабай, Хәерби, Габишево, Имәнкискә, Кече Елгадан алты команда тәкъдим ителгән. Яңа гына көрәшә башлаучылар да, бик тәҗрибәле көрәшчеләр дә бар. Карагыз, балаларның җиңүгә омтылышы нинди! Милли көрәш белән бик яшьли шөгыльләнә башларга кирәк дип саныйм. Шул чакта чын көрәшчеләр үсәчәк.

Призлы урыннарга дәгъва итүчеләр дип кемне күрүе турында сорауга тренер болай дип җавап бирде:

-Кече Елгадан Габделфәт Хәйруллинны, Илһам Вәлиуллинны, Имәнкискәдән Рамазан Мөхәммәтҗановны көчле көндәшләр дип саныйм. Алар 2015 елгы республика ярышлары призерлары, зур потенциалга ияләр.

Ярышларны тантаналы ачу башланды. Россия һәм Татарстан гимннары авазлары астында дәүләт флагларын күтәрделәр. Фаҗигале төстә һәлак булган батыр Айдар Рәхимов истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Бертуган Рәхимовлар, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Атабай" агрофирмасы, Атабай авыл җирлеге, Атабай мәктәбе спорт бәйрәме иганәчеләре булды.

Бәйрәм тантанасын Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов ачты:

-Барыгызны да 2016 елның спорт сезоны ачылу белән котлыйм. Районыбыз көрәшчеләренең уңышлары шатландыра. 2015 ел эчендә сез алты позициягә күтәрелдегез һәм лаешлылар командасы хәзер республикада лаеклы урында. Сезгә яңа уңышлар, яңа җиңүләр юлдаш булсын!

Атабай мәчете имам-хатыйбы Наил Зарипов ветераннар исеменнән сәламләде һәм җиңүгә фатыйха бирде. Ул үз чыгышында спортта милли традицияләрне саклауның, яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен ныгытуның мөһимлеген аерым ассызыклады. Яшь көрәшчеләрне Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Иван Алешин, ярышларның төп судьясы, спорт мастеры, милли көрәш белгече, спортның әлеге төрен үстерүгә чирек гасырдан артык гомерен багышлаган Рәмис Илһамов һәм башка мактаулы кунаклар сәламләде.

Ярышлар биш сәгатькә якын дәвам итте. Тамашачылар артканнан артты, көрәш кызганнан-кызды. Һәм, ниһаять ярышларның шатлыклы азагы җитте.

Күчмә кубокны турнир хуҗалары - Атабай урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урында Хәерби командасы, өченчедә - Кече Елганыкы. Шәхси беренчелектә үз категорияләрендә Габделфәт Хәйруллин, Ирек Гайнетдинов, Салават Габдуллин, Инсаф Фәйзуллин, Разил Исхаков, Рамазан Вәлиев, Рафис Зарипов, Рафил Фәттахов, Вячеслав Сазонов, Фәнил Якубов, Салават Абдуллин, Илнар Хәйруллин алдынгы булды. Хәербидән Азат Ахунов - район ярышларының абсолют чемпионы. Ярышлар призерлары үз дәрәҗәләрендәге медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Алда яңа сезон һәм яңа спорт ярышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Атабаево куреш