Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Безнең спортчылар өчен Чиләбе, Тула, Мәскәү балалары җан атты

Лаешның интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт - вакытны файдалы үткәрү генә түгел. Ул аларны үз-үзләрен җиңәргә, аякларында нык басып торырга һәм җиңүгә ышанырга өйрәтә. Голбол, торбол, мини-футбол, җиңел атлетика, чаңгы спорты - малайларның сайлау мөмкинлеге зур. Укучыларның 60% ка якыны ТРның атказанган тренеры, югары квалификацияле тренер, күп грамоталар иясе Рамил...

Лаешның интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт - вакытны файдалы үткәрү генә түгел. Ул аларны үз-үзләрен җиңәргә, аякларында нык басып торырга һәм җиңүгә ышанырга өйрәтә.

Голбол, торбол, мини-футбол, җиңел атлетика, чаңгы спорты - малайларның сайлау мөмкинлеге зур. Укучыларның 60% ка якыны ТРның атказанган тренеры, югары квалификацияле тренер, күп грамоталар иясе Рамил Каюмов алып барган секцияләргә йөри. Аны әлеге уку йорты белән 15 елдан артык гомере бәйли. Бу еллар эчендә аның дүрт тәрбияләнүчесе голбол буенча Россия спорт мастеры, икесе әлеге спорт төрендә халыкара класслы спорт мастеры булган. Интернат командасы тоталь сукыр футбол буенча берничә тапкыр Россия чемпионы исемен яулады. Шулай ук җиңел атлетика, чаңгы ярышлары буенча берничә тапкыр Россия призеры булды.

Мондый күрсәткечләргә үзсүзләнеп шөгыльләнү һәм спорт белән мавыгучы яшь спортчыларның үҗәтлеге аркасында гына ирешергә мөмкин.

-Голбол белән шөгыльләнү чыдамлылык тәрбияли, безнең көчебез арта, - дип ышана киеренке көрәштә "Сукырлар спорты" Бөтенроссия җәйге инвалидлар Спартакиадасы-2015 кубогын яулаган балалар.

Спартакиадада шәхси беренчелектә дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Владислав Иванов (200 метрга йөгерү) һәм Сергей Панов (800 метрга йөгерү) бронза яуладылар. Рафис Әхмәтҗанов командага ике медаль китерде. Ул 800 метрга йөгерүдә икенче һәм 1500 метрга йөгерүдә беренче булды.

Егетләр Чебоксарда үткәргән көннәрен сагынып искә алалар. Аларның сүзләре буенча барысы да "иң югары дәрәҗәдә" булган, ә безнең спортчылар өчен Чиләбе, Тула, Мәскәүдән килгән балалар да җан аткан.

-Мәктәп һәм район җитәкчелеге һәрчак ярдәм кулы сузалар, - ди Рамил Якуб улы. - Мәсәлән, голбол өчен тупларны алыйк. Аларның һәркайсы сигез мең тирәсе тора, ә бер елга алар аз дигәндә җиде-сигез кирәк: тегелгән җөйләре шартлый. Ярышларга бару өчен транспорт һәм акча бүлеп бирәләр. Әлеге ярдәм спортны үстерү өчен зур әһәмияткә ия.

Тиздән унберенче сыйныф укучылары Игорь Куприн һәм Мөхәррәм Елаев мәктәпне тәмамлыйлар. Игорь массажист булырга хыяллана. Ә Мөхәррәм физик культура укытучысы. Артем Швецов һәм Илнар Ильязов та туган мәктәпләрен җылы сүзләр белән искә алырлар. Ә командада иң яше - 14 яшьлек Раушан Гайнуллин өлкән иптәшләренең лаеклы алмашчысы булыр. Чөнки алар - команда. Һәм аларны язмыш кая гына илтмәсен, элемтәне югалтмаслар: спорт бердәмлеге нык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined