Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Район һәм республика данын якладылар

Шушы көннәрдә армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор М.А.Гәрәев призына Бөтенроссия турниры кысаларында 1996-97 елларда туган студентлар арасында бокс буенча Казанда үткән Россия беренчелегендә якташларыбыз икенче урын алды. Бу юлы боксчылар рингка чыкканчы спорт-медицина үзәгендә җитди медицина тикшерүе үттеләр - ярышларга Россия Федерациясенең җиде субъетыннан 48 спортчы кертелде....

Шушы көннәрдә армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор М.А.Гәрәев призына Бөтенроссия турниры кысаларында 1996-97 елларда туган студентлар арасында бокс буенча Казанда үткән Россия беренчелегендә якташларыбыз икенче урын алды.
Бу юлы боксчылар рингка чыкканчы спорт-медицина үзәгендә җитди медицина тикшерүе үттеләр - ярышларга Россия Федерациясенең җиде субъетыннан 48 спортчы кертелде. Татарстан һәм безнең район данын яклау Ярослав Малковта тәрбияләнүчеләр өлешенә туры килде һәм алар бу мактаулы бурычны уңышлы үтәде-ләр. Мәсәлән, өченче өлкәннәр разряды булган Дмитрий Агафоновка бокс буенча спорт мастерлыгына кандидатлар белән өч тапкыр очрашырга туры кил-гән. Беренче сугышта аңа Ерак Көнчыгыш Федераль округы чемпионы, Якутия чемпионы Савелий Борисов көн-дәш булган, тигез булмаган көрәштә якташыбыз 3:0 исәбе белән җиңгән. Икенчесендә дә аның дошманы титуллы була - Екатеринбург һәм Урал Федераль округы чемпионы Сергей Васильев. Финалда Дмитрийга 2012 елда Россия һәм Ханты-Манси округы чемпионы Али Акаевка каршы торырга туры килә. Очрашуның соңгы минутларында безнең спортчы 2:1 исәбе белән аңа бирелә. Әмма бу җиңе-лү түгел. Ярышлар судьяларының Лаеш егетенә кыйммәтле "Җи-ңүгә омтылу өчен" призы тапшырулары очраклы түгел, ул көчле характерлы һәм җиңүгә ыргылган фәкать бер спортчыга бирелә.
Шунысы истәлекле, Я.Малковта тәрбияләнүчеләр һәрчак һәм һәр җирдә, үзләре катнашкан барлык ярышларда җиңүгә омтылулары белән аерылып торалар. Бүләкләре дә тырышлыкларына карата. Югары дәрәҗә ярышларга әзерләнүдә һәм катнашуда ярдәм итүләре өчен балалар район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм Андрей Карсалов йөзендә яшь-ләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлегенә рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X