Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Көрәшчеләрнең осталыгы арта

Якшәмбе көнне милли көрәш буенча район башлыгы кубогына үткән район беренчелегендә Кече Елга көрәшчеләре җиңү яулады.

Лаеш спорт мәктәбе спорт комплексында үткән ярышларда район үзәге, Хәерби, Кече Елга, Габишево, Балык Бистәсе көрәшчеләре катнашты. Олы кунаклар арасында район башлыгы Михаил Афанасьев, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, Россия спорт мастеры Алена Михайлова, милли көрәш буенча Россия чемпионнары Сергей Павлик һәм Марсель Дияров һәм башкалар бар иде.

Җанатарлар спортчыларга көч өстәп чемпионнарны күзәттеләр. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны яулап хәербилеләр уңышлы чыгыш ясадылар: Илназ Харисов (36 кг), Азат Сафин (45 кг), Азат Ахунов (55 кг), Артур Ахунов (60 кг га кадәр). Кече Елга батырлары Илфат Яруллин (60 кг.нан авыр), Айнур Вәлиуллин (70 кг), Илфар һидиятуллин (80 кг), Фәннүр Дияров (90 кг) осталыкларын расладылар. Пәрәүдән Риназ Гарипов (60 кг) һәм ЛТЭТтан Руслан Газизуллин (90 кг) да яхшы көрәш күрсәттеләр. Хәербидән Азат Сафин техник яктан иң яхшы көрәшче дип танылды. Нәтиҗәдә команда урыннары түбәндәгечә бүленде: 1 урында Кече Елга командасы, 2 - "Хәерби" ЧҖҖдә, ә ЛТЭТ өченче булды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Спортчылар алдында чыгыш ясап Михаил Афанасьев беренчелектә катнашучылар саны артуын, аларның осталыгы үсүен билгеләп үтте. Ул турнирны оештыруда тырышлык күрсәткән район авыл хуҗалыгы идарәсенә, яшьләр, спорт һәм туристлык бүлегенә, тренерларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы батырларны котлады, аларга уңышлар, җиңүләр, үзләренә ышануларын теләде. Ә уңышлар артык булмас - алда бер генә ярышлар көтми, шул исәптән республика күләмендә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кубок лаеш көрәш

2
X