Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бронза - Лаеш футболчыларында

    Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы Спас районының Болгар шәһәрендә 11-13 яшьлек үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара турнирда уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Ульяновск өлкәсе, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Болгардан алты команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар өченче урын алдылар. Турнир йомгаклары буенча иң яхшы уенчы булган Илһам Халиков...

    Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы Спас районының Болгар шәһәрендә 11-13 яшьлек үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара турнирда уңышлы чыгыш ясады.

    Ярышларда Ульяновск өлкәсе, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Болгардан алты команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар өченче урын алдылар. Турнир йомгаклары буенча иң яхшы уенчы булган Илһам Халиков шәхси призга лаек булды. Алда үсмерләрне актив шөгыльләнүләр һәм 2016 елның язгы-җәйге сезонында ярышларда катнашу көтә.

    Яшь футболчылар белән тренер-укытучы Сергей Праслов шөгыльләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: