Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Чемпион булып тумыйлар

Җәйге каникуллар башланды, әмма Лаеш боксчыларының ял итәргә вакытлары юк. Алар күптән түгел абруйлы чемпионаттан бүләкләр белән кайттылар, ә алда аларны ярышларның яңа этабы көтә. Санкт-Петербургтан, Татарстан, Марий Эл, Чувашиядән, Киров өлкәсе, Удмуртиядән һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100 гә якын спортчы Волжск шәһәре рингында мөнәсәбәтләрен ачыклады. Анда Россия чемпионы, СССРның...

Җәйге каникуллар башланды, әмма Лаеш боксчыларының ял итәргә вакытлары юк. Алар күптән түгел абруйлы чемпионаттан бүләкләр белән кайттылар, ә алда аларны ярышларның яңа этабы көтә.

Санкт-Петербургтан, Татарстан, Марий Эл, Чувашиядән, Киров өлкәсе, Удмуртиядән һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100 гә якын спортчы Волжск шәһәре рингында мөнәсәбәтләрен ачыклады. Анда Россия чемпионы, СССРның спорт мастеры Олег Наумов призларына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бокс буенча XV Бөтенроссия ярышлары үтте. Турнирда Лаеш боксчылары: гимназист Тимофей Калиткин һәм 2 нче мәктәп укучысы Александр Кузнецов катнашты.

Егетләр чираттагы мәртәбә үз яшь төркемнәрендә югары спорт осталыкларын расладылар. Финал ярышларында көндәшенә нык каршы торып Александр көмеш яулады, ә Тимофей питерлы спортчы белән көрәштә алтын алды.

Медальләр һәм лаеклы җиңүләр егетләрнең балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә ныклы тренировкалары һәм, әлбәттә, алар белән җиде елга якын шөгыльләнүче Араик Аракелянның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Спортта иң көчлеләр җиңә, ә безнең боксчыларның яуланмаган биеклекләре күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бокс

2
X