Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Беренчелек – көчлеләрдә

Үткән шимбәдә Лаешта булган "Россия чаңгы юллары-2014" массакүләм узышларда район предприятиеләре, оешмалар, авыл җирлекләре һәм уку йортлары базасында формалашкан 70 команда составында 800 дән артык чаңгычы катнашты.

-Район чаңгы ярышларында бу кадәр катнашучы булганы юк иде әле,-дип хәбәр итте килгән гаризаларны санап чараны оештыручыларның берсе. Ике ел элек мондый узышта, мәсәлән, 627 кеше катнашкан, бер ел элек-700 дән артык.

Бу көнне карлы юлда әле генә чаңгыга баскан яшь спортчыларны да, стажлы чаңгычыларны да очраттык. Шимбә көнне һава торышы мактанырлык түгел иде-салкын битне чеметсә, ә каршы искән җил сулышка капса да - стартка чыгучыларның берсе дә дистанциядән төшмәде. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен алар үзләренең барлык осталыкларын, җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Әмма теләсә кайсы спорт ярышларындагы кебек чаңгы юлында да уңыш көчлеләргә юлдаш булды.

Лаеш техникумы, социаль яклау бүлеге һәм Лаешның 2 нче мәктәбе чаңгычылары үз командаларына күп очко тупладылар, район предприятиеләре һәм оешмалары арасында шул тәртиптә беренче-өченче урын алдылар. 19 авыл җирлеге арасында команда исәбендә Кече Елга авыл җирлеге иң яхшы күрсәткечкә ия булды, икенче урында-Олы Кабан, Хәербилеләр өченче урын алды. Район уку йортлары арасында Кече Елга мәктәбе беренчелекне алды. Хәерби (икенче) һәм Пәрәү (өченче) мәктәпләре призерлар арасында. Команда исәбендә җиңүчеләрне һәм призерларны гадәт буенча "Эшлекле дүшәмбе"дә хөрмәтләделәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев команда вәкилләренә лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Шәхси исәптә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ярышлар көнендә финиш сызыгы янында булды. Барлыгы 20 дән артык бүләк комплекты уйнатылды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр исемнәрен Iaishevskyi. ru сайтыннан белә аласыз. "Иң яшь катнашучы" номинациясендә Лаештан җиде яшьлек Камилла Сатдинова җиңү яулады, ә "Иң өлкән" номинациясендә приз Олы Кабаннан 75 яшьлек Альберт Кольцовка тапшырылды. Ярышларда гаиләләр уңышы киң таралды. Бу сезонда дистанциядә яхшы вакыт күрсәткән Масловлар гаиләсе яңадан үзен танытты.

-Без үзебез өчен, үз җиңүебез өчен генә түгел, бәлки бу искиткеч спорт чарасында катнашучыларның барысы өчен сөенәбез һәм район халкын безгә кушылырга чакырабыз. Бу шулкадәр яхшы! Ә инде чаңгы юлларында җиңәргә туры килгән кыенлыклар үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышануны арттыра гына, - диде Елена Маслова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победители Лыжня России