Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Габишево спорт залында тагын кискен көрәш булды

Бу поселокның мәдәни-спорт үзәгендә бар илебез спортчылары очраша. Күптән түгел монда армия кул сугышы буенча бөтенроссия ярышлары булды. Ә үткән атнада "Яратель" кошчылык фабрикасы призларына көрәш буенча республика ярышлары үтте. Анда Татарстанның 11 районыннан 123 көрәшче бил алышты. Спортчыларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. -Бу ярышлар гадәткә керде инде,-...

Бу поселокның мәдәни-спорт үзәгендә бар илебез спортчылары очраша. Күптән түгел монда армия кул сугышы буенча бөтенроссия ярышлары булды. Ә үткән атнада "Яратель" кошчылык фабрикасы призларына көрәш буенча республика ярышлары үтте.

Анда Татарстанның 11 районыннан 123 көрәшче бил алышты. Спортчыларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

-Бу ярышлар гадәткә керде инде,- дип билгеләп үтте Михаил Павлович. - Мин аларда катнашучыларның барысына рәхмәт әйтәм. Сезгә көрәштә уңышлар телим.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү аппараты җитәкчесе Альбина Галимәрдәнова, "Ак Барс" кошчылык комплексы" ЧҖҖ филиалы "Яратель" кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин һәм башкалар спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында сөйләделәр.

Катнашучылар парадыннан һәм зур кунаклар котлау сүзләреннән соң бер юлы ике келәмдә бил алышу башланды.

Беренче очрашулар көрәшчеләрнең җиңүгә омтылуларын күрсәтте.

-Мөһиме - көндәшне келәмнән аеру һәм күтәреп салу,- дип аңлатып үтте өченче республика категорияле хөкемдар Илнур Гарипов (Габишево).

Алымнар күп, көрәшчеләр кечкенә яшь төркемендә (12 яшь һәм кечеләр) булсалар да барысын беләләр.

Нәтиҗәдә команда урыннары түбәндәгечә бүленде:

13-15 яшьләр категориясендә Лаеш районы беренче урында, сабалылар - икенче, ә Яшел Үзән - өченче булды.

12 яшь һәм кечеләр төркемендә Саба районы көрәшчеләре алтын медаль алды. Лаеш спортчылары көмеш приз, Яшел Үзән вәкилләре бронза приз яуладылар.

Район җыелма командасы составында Хәерби урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары иде (Лаеш балалар спорт мәктәбенең көрәш бүлеге). Үз үлчәү авырлыкларында Рәзил Исхаков һәм Алмаз Әдиятуллин икенче урын алдылар. Илназ Зарипов һәм Булат Хәйруллин бронза призга ия булдылар. Яшь спортчыларны Фәрит Гаязов өйрәтә.

Йомгаклар турында тулырак мәгълүматны газета сайтының "Спорт" рубрикасыннан карагыз.

Район җыелма командасы составында Хәерби мәктәбе укучылары (Лаеш спорт мәктәбенең көрәш бүлеге) призлы урыннар алдылар.- Исхаков Рәзил (36кг авырлык)-2 урын, Әдиятуллин Алмаз (40 кг авырлык) -2 урын, Зарипов Илназ (33 кг авырлык) -3 урын, Хәйруллин Булат (36 кг авырлык) -3 урын. Яшь көрәшчеләрнең тренеры - Фәрит Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район