Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Татарстанның иң яхшы боксчысы Лаешта яши

Җиденче сыйныф укучысы Тимофей Калиткин республиканың иң яхшы боксчысы итеп танылган. Бу титулны һәм кубокны ул шушы көннәрдә Казанда үткән 13-14 яшьлек үсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә яклаган.

Республикабызның бар төбәгеннән килгән 128 кеше осталыгын, көрәш техникасын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Лаеш районын бокс буенча СССРның спорт мастеры Араик Аракелянда тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Алар шушы җаваплы ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.

Тимофей Калиткин өч ел эчендә бер тапкыр да җиңелмәгән. Узган ел ул "Иң яхшы техник" кубогына ия булган. Соңгы ярышларда Лаешның 1 нче гимназиясе җиденче сыйныф укучысы беренче урын алган. Аны Татарстанның иң яхшы боксчысы итеп таныйлар һәм кубок тапшыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, киләчәге өметле спортчы Татарстан җыелма командасына керә. Хәзер ул Идел буе ярышларына әзерләнә.

Давид Аракелян бронза призер булды. Ул өч уенда уңышлы чыгыш ясый, әмма ярымфиналда 2:3 исәбе белән җиңелә. Хәзер Лаешның 1 нче гимназиясе җиденче сыйныф укучысы Россия күләмендә чыгыш ясарга хокук бирәчәк ярышларда җиңәргә әзерләнә.

Никита Беспалов - бокс рингында яңа кеше. Мондый зур ярышларда Лаешның 2 нче мәктәбе алтынчы сыйныф укучысы беренче тапкыр катнашты, әмма лаеклы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победа бокс Алексей Калиткин