Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спорт та, мәктәп тә, мәхәббәт тә

Районда Лаеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 12 ел эшли инде. Ул арада 2011 елның ноябрендә ачылган "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында тагын бер спорт мәктәбе барлыкка килде. Хәзер районда ике спорт мәктәбе. Алар ничек үсәрләр - вакыт күрсәтер. Ә әлегә "олысы" уку елына йомгаклар ясый. Аның мактанырлык эшләре бар.

2011-2012 уку елында анда тәрбияләнүчеләр шактый уңышларга ирештеләр. Яшь спортчылар төрле спорт төрләре буенча республика ярышларында 18 беренче урын алдылар. Тренер Роберт Борһанов тәрбияләгән Алмаз Фәттахов белән мәктәп горурлана ала, 1996-97 елда туган үсмерләр арасында "Россия" ЦСФСО беренчелегендә үз үлчәү авырлыгында ул яхшы дзюдочы булды. Бокс буенча РФның атказанган тренеры Сергей Ромадановский тәрбияләгән Сергей Калиткин Волжскта үткән бөтенроссия бокс турнирыннан "алтын" белән кайтты. Аннан алдарак, февральдә, яшь боксчы ТР чемпионы исемен яулады. Альфред Зыятдинов (бокс, тренеры С.Ромадановский), Роберт Борһанов укучылары дзюдочылар һәм самбочылар Алина Тумакова, Мария Борһанова, Раил Галиәкбәров беренче өчлеккә керде. Футбол буенча Казанда үткән ачык беренчелектә "Рубин"нан гына калышып Лаеш футболчылары (тренер Евгений Карсалов) үз төркемнәрендә беренче тапкыр икенче урын алдылар. Спорт мәктәбенең хоккей буенча җыелма командасы (1995/96 елгылар) ТР яшьләр спартакиадасында өченче булды (тренер Рәмис Талипов).

Спорт мәктәбе казанышларын алга таба да санап булыр иде. Әмма иң мөһиме, тәҗрибәле тренерлар командасыннан башка мондый югары күрсәткечләр булмас та иде. 19 тренер-укытучы арасында очраклы кешеләр юк, аларның икесенең - Роберт Борһанов һәм Сергей Ромадановскийның "Югары категорияле тренер" исеме бар. Спорт мәктәбенең Хәерби филиалында милли көрәш секциясен алып баручы Фәрит Гаязовны чын мәгънәсендә яхшы тренерларның берсе дияргә була.

1987 елда мәктәпне тәмамлаган Фәрит КДПИның спорт факультетына укырга керергә омтыла. Әмма конкурстан үтми һәм туган авылы Хәербигә кайта, аны мәктәпкә өлкән пионервожатый эшенә чакыралар. Ул ризалаша. Фәрит мәктәптә дружина советы утырышлары һәм пионер линейкалары үткәрү белән бергә спорт секцияләрендә малайлар белән шөгыльләнә.

1988 елда Ф.Гаязовны хәрби хезмәткә алалар һәм ул Тбилисига эләгә. Аңа бәхет елмая: частьта спорт сөючеләр була. Регуляр күнегүләр Ф.Гаязовка ирекле көрәш һәм гер спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәү мөмкинлеге бирә. Ул җиңел атлетикада да уңышларга ирешә. Армиядән олыгаеп туган авылына кайта, читтән торып пединститутка укырга керә, ә 1993 елдан физкультура укытучысы булып эшли башлый. Менә инде гомеренең 20 елы мәктәп һәм спорт белән бәйләнгән.

Аның кайсы төргә өстенлек бирүен әйтүе кыен. Институтта укыганда, 1991 елда җиңел атлетика буенча Татарстанда беренче урын ала. 2001 елда Кукмарада үткән республика ярышларында гер күтәрүдә "көмеш" ала. "Россия чаңгы юллары" район ярышларында берничә мәртәбә җиңү яулады. Авыл сабан туе аның катнашыннан башка үтми.

Укучылары да укытучыларына охшаган, биш ел рәттән район чаңгы ярышларында призлы урыннарда. Фәрит Гаязов Республика дәрәҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән укучылары белән аеруча горурлана. Алар арасында педагогның уллары да бар.

Илфат (1997 елгы) һәм Илшат (1993) - дзюдо, самбо һәм милли көрәш буенча республика турнирларында призлар алдылар. Илназ Харисов (1997 елгы) аның сеңлесе Илүзә Харисова (рәсемдә тренеры белән) (1999 елгы), Азат Сафин (1997 елгы) республика күләмендәге зур ярышларда призлы урыннарга чыктылар.

Милли көрәш буенча республика ярышларында район данын яклаган Азат Закиров Хәербидә яши, аэропортта таможня хезмәтендә эшли. "Мин хәзер гер күтәрүдә һәм көрәштә аннан калышам", - ди тәҗрибәле тренер. Шулай булырга тиеш тә, бу үсешкә ярдәм бирә - укучылар үз укытучыларын узып китәләр.

Ф.Гаязов уңышлары игътибардан читтә калмый. Беренче категорияле укытучы 2011 елда балаларга тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен ТР мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Аның портфолиосында район дәрәҗәсендәге мактау грамоталары да күп.

Педагогның тылы нык. Ул әти-әнисе белән яши. Шушы араларда әтисенә 82 яшь тула, ләкин ул хәзер дә чалгы белән печән чаба. "Әлегә кадәр ул моны миннән яхшырак эшли,-дип елмая Фәрит. - Әти мине печән чабарга өйрәтте, ә мин - улларымны. Җәй көне алар компьютер алдында утырмыйлар-авылда эш күп. Без ат, сыер, үгезләр асрыйбыз. Бар кешегә дә эш җитәрлек". Ф.Гаязовның хатыны белгечлеге буенча пешекче. Һөнәри күнекмәләре аңа булыша да, чөнки дүрт ир-егетне ашату җиңелләрдән түгел. Буш вакытларында Фәрит кулына гитара яки баян ала. Музыкага мәхәббәт гаиләдән килә. Бабасы, әтисе, абыйсы музыка грамотасы белмәсәләр дә сыздырып гармун уйныйлар.

Яңа мәктәпнең спорт залы җәй көне дә буш булмый. Элеккечә монда авыл яшьләре җыела, мәктәп директоры Кадрия Хурамшина яшүсмерләр мавыгуын хуплый гына. Аның абыйсы - "Хәерби" ЧҖҖ гендиректоры Радик Вафин ярышларга баруны тәэмин итә, инвентарь алуда булыша. "Безнең иганәче - моңа барысы керә", - ди Ф.Гаязов. Мөгаен, шулай булырга тиештер дә - авылда чит-ятлар юк, балалар сәламәтлеген кайгырту һәм тәрбияләү-уртак эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДЮСШ наставники достижения