Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

“Кама“ спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тыныч көрәшләр

Ватанны саклаучылар көне алдыннан шахмат һәм шашка уеннары яратучылар шахмат тактасында көрәш уздырдылар. Чемпион исеме өчен кырыкка якын кеше көрәште. Команда исәбендә беренче урынны һәм кубокны Хәербинең шашка яратучылары һәм МЧС шахматчылары яулады. Шәхси беренчелектә шашка буенча турнирда Хәербидән ирле-хатынлы Гүзәлия һәм Фәрит Шәрифуллиннар иң көчле уенчылар булды. Ә җиңүче...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан шахмат һәм шашка уеннары яратучылар шахмат тактасында көрәш уздырдылар.

Чемпион исеме өчен кырыкка якын кеше көрәште. Команда исәбендә беренче урынны һәм кубокны Хәербинең шашка яратучылары һәм МЧС шахматчылары яулады. Шәхси беренчелектә шашка буенча турнирда Хәербидән ирле-хатынлы Гүзәлия һәм Фәрит Шәрифуллиннар иң көчле уенчылар булды. Ә җиңүче шахматчылар исеменә Вера Осипова һәм Эдуард Фаязов лаек дип табылды. Өлкән яшь төркемендә (55 һәм аннан өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар) шашка яратучы Ольга Белоусова һәм Нил Гарифуллин үз өстенлекләрен раслады. Иң көчле шахматчылар дип Галина Воронкова һәм Фәрит Хәсәнов табылды. Турнирны оештыручылар - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге. Өлкән яшь категориясендә җиңүчеләр Лаеш районы пенсионерлар берлеге эгидасы астында Яшел Үзәнгә шахмат һәм шашка буенча республика турнирына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево шашки шахматы турнир