Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Каратэ белән төрле яшьтәгеләр шөгыльләнә ала

Көнчыгыш көрәш төрләре бик күптәннән барлыкка килгән. Ә безнең илдә аларның популярлыгы 90 нчы елларда кытай боевиклары белән сыйфатсыз VHS кассеталар үтеп керү белән бергә үсә. "Моңа өйрәнү мөмкин түгел" - фильмнарны караганда башта шундый уйлар туа. Төп геройлар көрәш сәнгате техникасын бик яхшы белә. Оста башкарылган алымнар һәм күнегүләр...

...Беренче карашка каратистлар төркеме шактый каршылыклы фикер калдыра. Күнегүләргә төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләр йөри. "Мин шөгыльләнүчеләрне яшьләре буенча белә торып бүлмим, - дип аңлата тренер ягъни көрәшнең әлеге төрендә остазларны шулай атау кабул ителгәнчә, сэмпэй Александр Жарахин. - Бу төркемдә тәртип саклау өчен эшләнә. Барысын да бер нәрсә берләштерә: үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм, әлбәттә инде, каратэның серле дөньясына керү мөмкинлеге". Тренер сүзләре буенча, кёкусинкай - төрле яшьтәге теләсә кайсы кеше мавыгырга мөмкин булган көрәш төре - билгеле бер дәрәҗәдә физик авырлык бар кешегә дә диярлек файдалы.

Тренировкада булып, күнегүләр темпын һәркемнең үзе сайлавына ышанырга була. Бары тик разминка һәм алымнарның төп элементлары гына барысы өчен уртак булып кала. Аннан соң һәр каратист үзенә ничек кирәк шундый тизлектә алга бара. "Безгә гомуми физик әзерлеге дә булмаган, ләкин өйрәнергә теләге булганнар да килә. Әлеге көрәш серләре һәркем өчен ачык, әмма, кызганычка каршы, бар кешенең дә аларга барып җитәргә ихтыяр көче җитми, - ди Александр. - Бу көнчыгыш көрәш төре бигрәк тә хатын-кызларга туры килә. Каратэ аларга үз-үзеңне яклауның төп алымнарын үзләштерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга, гәүдәнең сыгылмалылыгын арттырырга мөмкинлек бирә..."

Буш вакытыңны ничек уздыруны сайлау мөмкинлеге бар, шул исәптән спорт белән шөгыльләнү, спортзалга яки бассейнга йөрү мөмкинлеге дә. Әмма нинди генә максат куйсагыз да, әлеге кагыйдәне үтәсәгез үкенмәссез. Кеше чиксез камилләшергә сәләтле. Ә уңыш һәрчак максаттан, аңа ирешергә тырышудан тора. Күпләр өчен беренче тапкыр тренировкага килергә карар кылу кыен була. Әмма тәвәк-кәлләргә кирәк. Мөгаен, шул чагында дөньяга карашлар үзгәрер, яңа фикерләр туар. Сез үз-үзегезне яклауның гади күнекмәләренә өйрәнеп кенә калмыйча, физик күнегүләр ярдәмендә тискәре энергиядән котылу мөмкинлеге дә алачаксыз. Ә бу хәзерге тормыш темпында бик кирәк. Остаз һәм кёкусинкай стилен тудыручы Масутацу Ояма әйткәндә: "Әгәр син каратэ белән шөгыльләнергә уйладың икән, ярты юлда ташлама һәм ахырга кадәр бар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кекусинкай Жарахин