Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кораблар Лаеш шәһәре спорт комплексы бассейнын айкадылар

    Безнең районда өстәмә белем бирүнең мәктәптән тыш эшләр берләшмәләре арасында кораблар модельләштерү буенча ярышлар икенче ел үткәрелә. Бу яңа юнәлеш, шуңа күрә катнашучылар саны чагыштырмача күп түгел. Әмма шулай да быел алар бераз күбрәк, тәкъдим ителгән модельләр дә төрлерәк. Үз корабларын Столбище, Хәерби һәм Пәрәү укучылары алып килгән. Шатлык-куанычлар гына...

    Безнең районда өстәмә белем бирүнең мәктәптән тыш эшләр берләшмәләре арасында кораблар модельләштерү буенча ярышлар икенче ел үткәрелә. Бу яңа юнәлеш, шуңа күрә катнашучылар саны чагыштырмача күп түгел. Әмма шулай да быел алар бераз күбрәк, тәкъдим ителгән модельләр дә төрлерәк.

    Үз корабларын Столбище, Хәерби һәм Пәрәү укучылары алып килгән. Шатлык-куанычлар гына түгел, борчылулар да булды: тәкъдим ителгән барлык модельләр дә үзләрен ясаучыларны шатландыра алмады. Һәм бу аларның конструкторларының гаебе түгел, ә бәласе: барысының да модельләрен бассейнда яки башка су киңлегендә сынап карау мөмкинлеге булмаган. Шуңа күрә кораблар хәрәкәтен алдан көйли алмаганнар: аларның кайберләре бассейн уртасында туктап калды, икенчеләре мөстәкыйль төстә теге яки бу якка борылды.

    Әлеге уңышсызлыкларга карамастан, балалар, гомумән алганда, ярышлардан канәгать калдылар. Үз кулларың тудырганны, су өстен ярып үтүче корабларны күзәтү, көндәшләр ясаган модельләрне үзеңнеке белән чагыштыру - бу чыннан да кызыклы. Конкурсантлар башка командалар тәкъдим иткән үрнәкләрне игътибар белән карадылар, кайбер нәрсәләрне үзләренә язып алдылар.

    Вакыты белән тәҗрибә дә, модельләр белән идарә итү күнекмәләре дә булыр. Кем белә, ихтимал, 10-15 елдан соң Кама яки Идел буйлап әлеге малайлар конструкторлаштырган зур кораблар йөзеп йөрер.

    Гомумкоманда исәбендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Хәерби мәктәбе алдынгы урынга чыкты. Аннан соң Пәрәү мәктәбе килә. Өченче урынны Столбище командасы алды.

    Тулырак нәтиҗәләрне газета сайтында "Спорт" рубрикасыннан карарга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: