Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Көрәш буенча яңа турнир башлангыч алды

Габишевога, "Ак Барс" холдинг компаниясе һәм "YarateIIe" кошчылык фабрикасы оештырган милли көрәш буенча ярышларга Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән йөздән артык катнашучы килде. Чынлыкта бу "YarateIIe" кошчылык фабрикасы призларына 2002-2004, 2005 елгы егетләр арасында көрәш буенча I ачык республика турниры булды. Спортка хас усаллык, чиктән тыш түземлек, үзеңне кулда тота белү...

Габишевога, "Ак Барс" холдинг компаниясе һәм "YarateIIe" кошчылык фабрикасы оештырган милли көрәш буенча ярышларга Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән йөздән артык катнашучы килде.

Чынлыкта бу "YarateIIe" кошчылык фабрикасы призларына 2002-2004, 2005 елгы егетләр арасында көрәш буенча I ачык республика турниры булды. Спортка хас усаллык, чиктән тыш түземлек, үзеңне кулда тота белү һәм авыртуны җиңә алу - болар барысы да турнирда ачык чагылды.

Ярышларда район башлыгы Михаил Афанасьев; ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс" компаниясе холдингы генераль директоры һәм ТР автомотоспорт һәм самбо федерациясе президенты Иван Егоров; "Ак Барс" кошчылык комплексының "YarateIIe" кошчылык фабрикасы директоры Ришат Хисмәтуллин булды.

Спорт бәйрәме кунакларын сәламләгәндә Михаил Афанасьев "Ак Барс" холдинг компаниясе һәм "YarateIIe" кошчылык фабрикасының мондый ярышларны беренче тапкыр үткәрүен билгеләп үтте.

-Габишевода яшәүче күпләр әлеге кошчылык фабрикасында эшли, шул исәптән бүгенге турнирда катнашучыларның әти-әниләре дә. Без фабриканың икътисади планда тотрыклы булуы, уңышлы үсүе белән горурланабыз. Болар күп яктан "Ак Барс" компаниясе җитәкчелеге ярдәме белән эшләнә. Без аларга мондый инициатива өчен рәхмәтлебез. Бу ярышлар гадәткә керер дип өметләнәбез.

Турнирны тантаналы ачканнан соң ике көрәш келәмендә 14 категориядә ярышлар башланды.

Көрәш киеренке булды дию - берни дә әйтмәү дигән сүз. Көндәшләре кулыннан ычкынырга тырышучы малайларның һәм дулкынланып көрәш барышын күзәтүче тренерларның йөзләрен күрергә кирәк иде.

Кичкә таба арган, әмма кунакчыл Лаеш җирендә үткәрелгән көннән канәгать калган спортчылар котлаулар кабул иттеләр, бүләкләр һәм кубоклар алдылар.

Безнең район данын яклап көрәшкән Разил Исхаков (тренеры Фәрит Гаязов) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: аңа алтын медаль тапшырдылар.

Рафис Зарипов (тренеры Фәрит Гаязов), Әнвәр Гарипов һәм Фаяз Вәлиев (тренер Илнур Гарипов) көмеш призерлар булды. Тренер Илнур Гарипов тәрбияләнүчеләре - Михаил Свидетелев, Инсаф Вәлиев һәм Аяз Заһидуллин, шулай ук Рөстәм Сибгатуллин (тренеры Риназ Гарипов) һәм Булат Хәйруллин (тренеры Фәрит Гаязов) бронза яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Габишево курэш