Лаеш авыр атлетлары – иң яхшылары
Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов призларына ачык республика ярышларында призлы урыннар алдылар. Бөгелмәдә чемпион титуллары өчен йөзгә якын авыр атлет көрәште. Үз авырлык категориясендә ундүрт яшьлек Олег Савельев иң яхшысы булды. Сергей Королев (13 яшь) һәм Никита Лазарев (11 яшь)...
Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов призларына ачык республика ярышларында призлы урыннар алдылар.
Бөгелмәдә чемпион титуллары өчен йөзгә якын авыр атлет көрәште. Үз авырлык категориясендә ундүрт яшьлек Олег Савельев иң яхшысы булды. Сергей Королев (13 яшь) һәм Никита Лазарев (11 яшь) бронза медальләр яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Константин Миронов авыр атлетика буенча беренче өлкәннәр разряды алды. Егетләрнең тренеры Вугар Алиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев