Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш авыр атлеты җиңүе

Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Константин Миронов җиңү яулады. Сигезенче сыйныф укучысы тәҗрибәле тренер, ТРның атказанган спорт мастеры, РФның халыкара класслы спорт мастеры Вугар Алиев җитәкчелегендә өченче елын шөгыльләнә. Мөгаен, бу әле 15 яше тулмаган яшь спортчының мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче җитди җиңүедер. Моңа...

Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Константин Миронов җиңү яулады.

Сигезенче сыйныф укучысы тәҗрибәле тренер, ТРның атказанган спорт мастеры, РФның халыкара класслы спорт мастеры Вугар Алиев җитәкчелегендә өченче елын шөгыльләнә. Мөгаен, бу әле 15 яше тулмаган яшь спортчының мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче җитди җиңүедер. Моңа кадәр республика беренчелекләрендә катнашканда Костя призлы урыннар алган. Бөгелмәдә ачык турнирда исә ул беренче урынга ия була. "Кама" спорт комплексының авыр атлетика секциясендә көн саен диярлек шөгыльләнүләр (ял көннәреннән кала) үзләренең озак көтелгән җимешләрен бирде.

Тренер сөйләве буенча, егетләр арасында 69 килограмм авырлык категориясендә 17 яшькә кадәрге 14 спортчы ярышкан. Беренче тапкыр кинәт тартуда ук Константин 97 килограмм авырлыкны ала, ә этәрүдә ул 118 килограммны җиңә, шуның белән спорт мастерлыгына кандидат нормативын 5 килограммга арттырып үти. Башкаланың "Батыр" спорт комплексында 150 яшь кеше ярыша. Лаешлының бүләге - медаль һәм беренчелек кубогы шуның белән кыйммәтрәк тә.

Хәзер Константин Таганрогта үтәчәк Россия беренчелегенә җыеннарга әзерләнә, ә 24 апрельдә чираттагы ярышлар Белгород өлкәсендә булачак. Майда авыр атлет республиканы Саранскида тәкъдим итәчәк. Вугар Алиев фикеренчә, аның тәрбияләнүчесендә спортчыга кирәкле барлык сыйфатлар бар - спортны ярату да, үзен үзе камилләштерүгә, җиңүгә омтылыш та. Авыр атлетика секциясе чын ирләр, чемпионнар тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район тяжелая атлетика