Лаеш футболчылары республиканың иң яхшы командалары бишлегенә керде
Көзге каникул көннәрендә Балык Бистәсендә 12-13, 14-15, 16-17 яшьлек укучылар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының зона беренчелекләре үтте. Аларда республиканың тугыз районы спортчылары катнашты. Лаеш районы данын балалар-үсмерләр спорт мәктәбе футболчылары яклады. 14-15 һәм 16-17 яшь төркемендәге безнең үсмерләр бронза яуладылар, ә 12-13 яшь төркемендәгеләр дүртенче булды. Командалар белән тренер-укытучылар...
Көзге каникул көннәрендә Балык Бистәсендә 12-13, 14-15, 16-17 яшьлек укучылар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының зона беренчелекләре үтте. Аларда республиканың тугыз районы спортчылары катнашты. Лаеш районы данын балалар-үсмерләр спорт мәктәбе футболчылары яклады. 14-15 һәм 16-17 яшь төркемендәге безнең үсмерләр бронза яуладылар, ә 12-13 яшь төркемендәгеләр дүртенче булды.
Командалар белән тренер-укытучылар Сергей Праслов, Дмитрий Окунев һәм Евгений Карсалов шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев