Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш картингчылары иң яхшы унлыкка керде

Лаешның «Лидер» картинг-клубы спортчылары Саба районында узган ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Катнашучылар арасында Вилдан Сәфәргалиев, Ярослав Федонин, Александр Лапшин һәм Айдина Сәфәргалиева бар иде.

Балалар Honda GX-200 классларында борылышларны яхшы үттеләр, тагын бер тапкыр нәтиҗәләргә җитди тренировкалар һәм гомумкоманда рухы китерүен исбатладылар. Машиналарны стартка тәҗрибәле узышчы Иван Потапов әзерләде. Ул машиналар тректа сәгать кебек, ватылмый эшләсен өчен, картингларны бик тиз һәм төгәл көйләгән. Нәтиҗәдә, безнең картингчылар республиканың иң көчле узышчылары унлыгына керде.

- Саба районындагы ярышлар җиңел булмады. Балалар үзләренең тату команда булуын күрсәттеләр. Алар булдырдылар! - «Лидер» картинг-клубы җитәкчесе Линар Сәфәргалиев шулай дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X