Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш пенсионерлары – республиканың иң көчле командалары бишлегендә

Лаеш районы пенсионерлары командасы республика Спартакиадасында лаеклы чыгыш ясады. Алар яхшы күрсәткечләргә иреште. Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз Спартакиадада Татарстанның барлык районнары һәм эре шәһәрләре катнашты. "Олимп" спорт комплексына 500 гә якын катнашучы җыелды. Лаешлыларның тату командасында көчле йөзүчеләр, тәҗрибәле теннисчылар, җиңүгә омтылучы җиңел атлетлар һәм дартс белән пневматик винтовкадан ату...

Лаеш районы пенсионерлары командасы республика Спартакиадасында лаеклы чыгыш ясады. Алар яхшы күрсәткечләргә иреште.

Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз

Спартакиадада Татарстанның барлык районнары һәм эре шәһәрләре катнашты. "Олимп" спорт комплексына 500 гә якын катнашучы җыелды.

Лаешлыларның тату командасында көчле йөзүчеләр, тәҗрибәле теннисчылар, җиңүгә омтылучы җиңел атлетлар һәм дартс белән пневматик винтовкадан ату буенча спортчылар бар иде.

Көчле көндәшлек нәтиҗәсендә Валентина Шаронова йөзүдә, ә Маргарита Худойдатова тенниста лидер булдылар. Аларның алтын медальләренә йөзү буенча эстафетада өченче урын өчен кубок өстәлде. Гомуми исәптә лаешлылар 45 команда арасында дүртенче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район