Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш районы туристлары – Татарстанда яхшыларның берсе

Татарстан белем бирү учреждениеләре арасында булган II Туриаданың (Спартакиада)  су туризмы һәм спорт ориентлашуы буенча ярышлары шуны күрсәтте.

Лаеш районы данын Атабай һәм Ташкирмән мәктәпләре укучыларыннан торган команда яклады. Алар мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы һәм Атабай мәктәбе укытучысы Радик Гарифуллин һәм Ташкирмән мәктәбе укытучысы Сергей Буров җитәкчелегендә ярышларга җитди, ныклап әзерләнделәр. Спорт ориентлашуы буенча ярышларда 16 районнан 170тән артык укучы үз осталыгын күрсәтте.

-Авыл командалары арасында безнең яшь ориентлашучылар өченче урын алдылар, - дип хәбәр итә мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Вәзирә Медведева. – Шәхси исәптә үз яшь төркемендә Ташкирмән мәктәбе укучысы Вероника Кузнецова өченче, Атабай мәктәбе вәкиле Абдувосит Бердиев икенче урын яулады.

Су туризмы буенча ярышларда (икеле катамаран) 11 командадан 106 спортчы көч сынашты. Лаеш районының “Офык” берләшмәсе командасы лаеклы чыгыш ясады.

-Озакка сузылган киеренке һәм мавыктыргыч көрәштә безнең спортчылар Казанның Яңа Савиново районы һәм Яшел Үзән шәһәрләре командаларыннан гына калышып гомумкоманда исәбендә өченче урынга чыктылар, - дип аңлатма бирә Вәзирә Медведева. – Алар ярышлар призеры Кубогына ия булдылар. Ә авыл мәктәпләре командалары арасында лаешлылар беренче урында. Шәхси ярышларда Радмила Насыйрова һәм Регина Хәйруллина, шулай ук Айсылу Шакирҗанова һәм Айгөл Хәлиуллина экипажлары өченче урыннар яулады. Аларны грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев