Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш спортчылары исемнәре халыкара ярышларда яңгырады

"Бөек Ватан сугышы елларында башларын салган Ватан сакчыларына лаеклылар", - дзюдо буенча халыкара турнирда бик яхшы уңышларга ирешкән Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре турында шулай дияргә мөмкин. Калининградта югары класслы ярышлар Россия, Латвия, Польша, Белоруссиядән 10 яшьтән 14 кә кадәрге 260 дзюдочыны җыйды. Немецлар да катнашырга гариза биргән булган, ләкин килә алмаганнар....

"Бөек Ватан сугышы елларында башларын салган Ватан сакчыларына лаеклылар", - дзюдо буенча халыкара турнирда бик яхшы уңышларга ирешкән Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре турында шулай дияргә мөмкин.

Калининградта югары класслы ярышлар Россия, Латвия, Польша, Белоруссиядән 10 яшьтән 14 кә кадәрге 260 дзюдочыны җыйды. Немецлар да катнашырга гариза биргән булган, ләкин килә алмаганнар. Бу илләрнең спорт элитасы югары техника, җиңүгә омтылыш күрсәтте, шуңа күрә татамида киеренке көрәшләр барды.

Безнең илне тәкъдим итүче Лаеш районының биш дзюдочысы Россия гимны астында пьедесталга бер генә күтәрелмәде. Татарстан үсмерләре исемнәре еш яңгырады. Ә алар, горур елмаю белән һәм башларын югары тотып, котлауларны горурлык белән кабул иттеләр.

Үз яшь категориясендә Галина Умарова икенче урын яулады. Кирилл Морозов һәм Аиша Сәләхова бронза медальләргә ия булдылар. Ислам Сабировны нигезле төстә турнир герое дип атарга мөмкин: ул 2002-2004 һәм 2004-2006 елгы яшь категорияләрендә зур уңыш белән чыгыш ясады. Берсендә ул бронза алды, ә икенчесендә - алтын. Моннан тыш, аңа иң яхшы техника өчен махсус приз бирделәр. Татарстанлы спортчылар, безнең якташларыбыз, дөньяның иң көчле көрәшчеләре арасына керде.

Ярышларны оештыручылар турнирның кайда һәм ничек узачагын гына уйлап калмаганнар. Җиңү көне алдыннан экскурсияләр халыкара турнирга мөһим өстәмә булды. Яшь дзюдочылар диңгез музеенда, гәрәбә һәм балавыз сыннар музеенда булдылар. Калининградта (элекке немец шәһәре Кенигсберг) сакланып калган бункерларның берсенә бару үсмерләргә аеруча тәэсир ясады. Монда 1945 елның 9 маеннан соң да канкойгыч бәрелешләр булган.

-Калининградка бару район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә мөмкин булды, - дип өстәде Рөстәм Насыйбуллин. - Һәм үсмерләр өметләрне аклады. Күптән түгел без 15 майда Белоруссиядә булачак самбо буенча халыкара турнирга чакыру алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район дзюдо