Лаеш студентлары хезмәткә һәм оборонага әзер
Лаеш техник-икътисад техникумы стадионында «Сәламәтлек көне» оештырдылар. Укучылар ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар. Балаларга аларны нинди сынаулар көткәнен аңлаттылар.
Разминка өчен алар берәр әйләнә йөгереп уздылар, ә аннан соң нормативларны үтәү өчен төркемнәргә бүленделәр. Кемгәдер күнегүләр авыр тоелды, ә кемдер бик теләп катнашты.
ГТО нормаларын тапшыру берничә этаптан торды: 100 метрга йөгерү, граната ыргыту, прессны ныгыту күнегүләре, озынлыкка сикерү, турникта тартылу. Һава торышының салкынча булуына карамастан, студентлар спорт потенциалын күрсәттеләр, өстәмә дәрт һәм оптимизм алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев