Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш тагын беренче!

ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең чираттагы зона этабы Лаешта узды.

Анда Татарстанның 4 районы катнашты- Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч. 10 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлыгы 32 кеше районның спорт данын якларга үз кандидатурасын тәкъдим итте. Үз яшенә туры килгән категориядә һәркем туп һәм граната ыргыту, озынлыкка сикерү, күтәрелү, гер ыргыту, йөгерү, ату һәм башка спорт төрләрендә үз осталыкларын күрсәтә алды.

ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале ачылышында катнашучыларны Лаеш районы яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы  Илназ Зарипов, ярышның баш судьясы һәм Лаеш районы ГТО үзәге җитәкчесе Илдар Камалиев котлады. Ә Фидаиль Вәлиуллин татар телендә җырлады һәм бөтенесендә яхшы кәеф тудырды.

Лаеш районын фестивальдә тәкъдим иттеләр: Сокуры урта мәктәбе укучысы Злата Гусева, Рождествено урта мәктәбе укучылары Александра һәм Татьяна Панаева, Лаеш технико-экономик техникумы студенты Тимофей Афанасьев, Лаеш технико-экономик техникумының физкультура укытучылары Александр Моисеев һәм Андрей Чучканов, Кече Елгада торучы Айнур Вәлиуллин, МЧС хезмәткәре Рөстәм Галлямов.

Бөтен ГТО активистлары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ә тикшерүнең иң яхшылары: Азамат Гаязов Теләчедән, Павел Тихонов һәм Илдар Гиниятов Питрәчтән, Лаеш районынан катнашучылар: Александра һәм Татьяна Панаевалар, Тимофей Афанасьев, Александр Моисеев, Айнур Вәлиуллин. Фестиваль җиңүчеләрен медаль һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Команда ярышында иң яхшылары- Лаеш районы, алар фестивальнең баш Кубогын яулап алдылар. Икенче урында- Теләче. Ә өченче урында Балык Бистәсе.

Җәйге ГТО фестиваль этабы тәмам. Алда- кышкы һәм яңа сынаулар, эшкә, оборона һәм үзеңнең уңышка ирешүгә әзерлекне тикшерүләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев