Кама ягы
  • Рус Тат
  • Барлык шартлар да уңышлы эш өчен

    Безнең спортчылар иң яхшы унлыкка керә алдылар.

    Түбән Новгородта тимераякта шуу буенча «17 яшькә кадәрге үсмерләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге» Төбәкара ярышлары тәмамланды. Ярышларда Идел буе федераль округының 8 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашты.

    Безнең тимераякта узышучылар Лиана Савельева һәм Салават Хәйретдинов ярышларда Татарстан җыелма командасы составында катнаштылар. Алар 500 м, 1000 м, 1500 м һәм 3000 м дистанцияләрендә ярыштылар. Лиана Савельева иң яхшы унлыкка керде һәм 500 метр дистанциядә сигезенче урынны алды. Спортчыларның тренеры Ия Жантимирова.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: