Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаешта җәядән ату буенча ярышлар булды

Узган ялларда Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе базасында җәядән ату буенча ТР чемпионаты булды. Ике көн дәвамында Татарстанның ун районыннан һәм Россиянең җиде төбәгеннән килгән яшь спортчылар абруйлы ярышларда җиңүгә хокук дәгъваладылар. Спорт мәйданчыгы хуҗалары чара матур һәм күңелле үтсен, катнашучыларда иң яхшы тәэсирләр калдырсын өчен кирәкле бар нәрсәне...

Узган ялларда Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе базасында җәядән ату буенча ТР чемпионаты булды. Ике көн дәвамында Татарстанның ун районыннан һәм Россиянең җиде төбәгеннән килгән яшь спортчылар абруйлы ярышларда җиңүгә хокук дәгъваладылар. Спорт мәйданчыгы хуҗалары чара матур һәм күңелле үтсен, катнашучыларда иң яхшы тәэсирләр калдырсын өчен кирәкле бар нәрсәне эшләгәннәр.

Беренчелекне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов ачты.

-Лаешта үткәрелгән вакыт Сездә яхшы тәэсирләр генә калдырыр дип ышанам. Намуслы, гадел ярышлар һәм югары нәтиҗәләр телим. Барыгызга да уңышлар! - дип сәламләде ул кунакларны һәм спортчыларны.

Эш көне графигы тыгыз булса да, район башлыгы Михаил Афанасьев спорт объектына килергә вакыт тапты.

-Мондый киң формада ярышлар беренче тапкыр уза. Бу юлы аңа Татарстанның, Идел буеның гына түгел, ә Россиянең башка шәһәрләренең дә җәядән ату буенча иң көчле мәктәпләреннән вәкилләр килде,- дип ассызыклады ярышларның баш судьясы, җәядән ату буенча федерациясе президенты Эмиль Миңлебаев.

-Спортчылар өчен мондый формат файдага гына - тәҗрибә уртаклашу, яңа күнекмәләр алу, дуслар белән очрашу өчен мөмкинлекләр күбрәк. Оештыручылар сүзләре буенча, катнашучыларның өстәмә саны турында алар килгән көндә генә диярлек билгеле булган. Шуңа күрә атуларга бирелгән вакыт җитеп бетмәде. 109 спортчының һәркайсы үзе һәм команда өчен чыгыш ясап, 60 ар тапкыр атарга тиеш иде. Чемпионат ике төрдә үтте һәм ике көнгә сузылды. Беренче көнне ату тавышлары кичен бик соң гына тынды. Әмма спортчыларның сүзләре буенча бу җиңүгә омтылышны көчәйткән генә. Укчылар аткан, ә жюри очколар санаган вакытта судьялар өстәлендә кубоклар һәм медальләр үз хуҗаларын көтте. Ярышларның җиңүчесе дип Казанның уктан ату буенча "Тасма" спорт мәктәбе командасы табылды. Икенче урынга күршеләребез - Балык Бистәсе спортчылары лаек булды. Өченче урында сабалылар чыкты.

-Безнең уктан ату мәктәбе инде биш ел җиңүгә юл яра. Ул республикада иң өлкәннәрнең берсе, - дип уңыш серләре белән уртаклаша иң күп бүләккә ия булучы Никита Вахрамеев,-Без мондый ярышларда призлы урыннарны бер генә яуламадык. Һәм менә - беренче урын. Безнең команда да унөч кеше: мәктәп укучылары һәм студентлар. Иң яшьләренә 14 әр яшь. Һәм барысы да булдырдылар. Бер тында аттылар. Ләкин бу җиңү - тукталыр өчен сәбәп түгел. Атнага бишәр тапкыр шөгыльләнәбез. Уктан ату яшьләр арасында торган саен популярлаша бара. Аның белән шөгыльләнеп без тән мускулларын ныгытып кына калмыйбыз. Спортның бу төре характерны чыныктыра, ихтыяр көчен формалаштыра, психологик тотрыклылыкка китерә. Хәзерге вакытта бу сыйфатлардан башка кыен. Җылы кабул итү өчен сезнең шәһәргә рәхмәт.

Ярышларда катнашучылар арасында Лаешның укчылар командасы да бар иде. Әмма, кызганычка каршы, бу юлы ул үзен күрсәтә алмады. Спортчылар тәҗрибә туплый гына әле. Алар ярты ел элек кенә шөгыльләнә башладылар. Ә бу вакыт алдынгылар арасына керү өчен җитәрлек түгел. Әмма бер башланган эш дәвам итәргә тиеш. Яңа башлаган команданың уңышлары алда әле. Аңа киләчәктә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X