Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Май башында Лаеш районы спортчылары уңышлы чыгыш ясаган кайбер ярышлар узды

Авыр атлетика Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында лаешлы көрәшчеләр иң яхшы сигезлеккә керделәр. Безнең район өчен биш кеше чыгыш ясады. 69 кг үлчәү категориясендә ике көрәш суммасында 215 кг нәтиҗә белән унбиш яшьлек Константин Миронов көмеш медаль яулады. Дзюдо Җиңү көненә багышланган һәм Яр Чаллыда үткән дзюдо буенча турнирда...

Авыр атлетика

Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында лаешлы көрәшчеләр иң яхшы сигезлеккә керделәр. Безнең район өчен биш кеше чыгыш ясады. 69 кг үлчәү категориясендә ике көрәш суммасында 215 кг нәтиҗә белән унбиш яшьлек Константин Миронов көмеш медаль яулады.

Дзюдо

Җиңү көненә багышланган һәм Яр Чаллыда үткән дзюдо буенча турнирда Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе үзен күрсәтте.

Ярышларда Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән 11-13 яшьлек үсмерләр катнашты. 46 кг авырлык категориясендә Рөстәм Насыйбуллинда шөгыльләнүче Ислам Сабиров өченче урын алды.

Көрәш

Шушы көннәрдә Балык Бистәсендә узган көрәш буенча районара ярышларда Рәсим Хисамов һәм Мәссәлим Зыяутдинов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.

Турнир Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзерахман Нәбиулла улы Нәбиуллин истәлегенә багышланды. Анда 10 командадан 120 дән артык 17 яшьлек һәм яшьрәк үсмерләр катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Илһам Вәлиуллин (Кече Елга урта мәктәбе) һәм Рамазан Мөхәммәтҗанов (Имәнкискә урта мәктәбе) бронза призерлар булдылар.

Самбо

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр самбо буенча биш тапкыр СССР чемпионы Глориозов призларына үткәрелгән ачык турнирда алтын һәм бронза яуладылар. Ярышлар Мәскәүдә 15-16 яшь төркемендә балалар йортлары һәм кадет корпуслары тәрбияләнүчеләре арасында булды. Ангелина Дергунова һәм Алена Никитина үз авырлык категорияләрендә беренче урыннар яуладылар. Кирилл Кочетков бронза медаль алды. Максим Беспалов һәм Вадим Лукин иң яхшы самбочылар унлыгына керде. Самбочыларның тренеры Рөстәм Насыйбуллин.

Билбаулы көрәш

Лаеш җыелма командасы Арчада билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионатында тугызынчы урын алды.

Анда республиканың 23 командасыннан 300 дән артык спортчы катнашты. Наил Зәйнуллин һәм Марат Мөхәммәтҗанов авыр үлчәү категориясендә көмеш призерлар булды. Анна Проворова (ирекле стиль) һәм Эрик Мәхмүтов (классик стиль) үз авырлык категорияләрендә өченче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район самбо дзюдо куреш