Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Медальләр – лаешлы көрәшчеләрдә

Лаеш көрәшчеләре Әлки районының ачык турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Көрәш буенча ярышлар күп тапкыр Сабантуйлар батыры Талип Яруллин истәлегенә багышланды. Турнирда Татарстанның җиде районыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Тренерлар Илнур Гарипов, Фәрит Гаязов, Риназ Гарипов, Рәсим Хисамов һәм Рәмис Илһамов тәрбияләнүчеләре аерылып торды. Үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә Рамазан...

Лаеш көрәшчеләре Әлки районының ачык турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Көрәш буенча ярышлар күп тапкыр Сабантуйлар батыры Талип Яруллин истәлегенә багышланды. Турнирда Татарстанның җиде районыннан 100 дән артык спортчы катнашты.

Тренерлар Илнур Гарипов, Фәрит Гаязов, Риназ Гарипов, Рәсим Хисамов һәм Рәмис Илһамов тәрбияләнүчеләре аерылып торды. Үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә Рамазан Сибгатуллин, Габделфәт Хәйруллин, Әнвәр Гарипов, Рафис Зарипов һәм Рафик Гюласарян көмеш медальләр яулады. Даниял Шабаев, Илназ Зарипов, Салават Вәлиев, Рамазан Вәлиев, Разил Исхаков, Даниф Гарипов һәм Инсаф Мәннапов бронза призерлар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево турнир куреш