Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

МИЛЛИ КӨРӘШ

Питрәч район башлыгы призына 1995-1998 елда туган укучылар арасында булган милли көрәш буенча IV ачык турнирда Лаеш спорт мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Азат Сафин 45 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулады.

Пьедесталның призлы баскычларына менү өчен 23 команда, 168 көрәшче көч сынашты. Лаеш районы данын хәербилеләр - тренер Фәрит Гаязовта тәрбияләнүчеләр яклады. Алар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: бер беренче һәм ике икенче урын. Унынчы сыйныф укучылары Артур Ахунов һәм Салават Низамов "көмеш" яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш җиңү нәтиҗә