Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Мини-футбол буенча яңа ел алды турниры

Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) спорт комплексында 2003-2004 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара яңа ел алды турниры булды. Футбол кырында дүрт команда көч сынашты: Болгар шәһәре спорт мәктәбеннән "Волна" командасы, Әлки районы спортчылары, шулай ук Лаеш ДЮСШыннан ике команда. Ярышлар җиңүчене билгеләүнең боҗра системасы буенча үтте. Барлык...

Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) спорт комплексында 2003-2004 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара яңа ел алды турниры булды.

Футбол кырында дүрт команда көч сынашты: Болгар шәһәре спорт мәктәбеннән "Волна" командасы, Әлки районы спортчылары, шулай ук Лаеш ДЮСШыннан ике команда. Ярышлар җиңүчене билгеләүнең боҗра системасы буенча үтте. Барлык командалар да яхшы уен техникасы, тупланганлык, җиңүгә омтылышларын күрсәтте. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Болгар футболчылары командасы җиңде, икенче урында Әлки районы спортчылары. Лаеш ДЮСШы командалары бронза призерлар булды. Районара ярышлар җиңүчеләренә һәм призерларына кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Турнирның иң яхшы уенчылары һәм капкачы персональ статуэткалар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район минифутбол

2
X