Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Җилкәнле көймәләр узышы Лаешта теркәлергә мөмкин

Лаешта яшәүчеләр һәм шәһәребез кунаклары үткән якшәмбедә Кама яр буенда диңгез пейзажына тиң күренеш күзәттеләр. Монда, су киңлекләрендә, беренче тапкыр җилкәнле спорт буенча "Кама диңгезе" Бөтенроссия ачык ярышлары старт алды.

Куйбышев сусаклагычы су өстендә лаешлыларның әлегә кадәр моны күргәннәре юк иде. Күпсанлы тамашачылар күз алдында дистәләрчә җилкәнле көймә уңыш җилен тоту өчен суга төшерелде. Үткән ял көне һава торышы су ярышлары өчен уңай булмады - җилнең тизлеге нульгә якын иде - нәкъ менә бу көн республиканың җилкәнле спорты өчен тарихи булды дисәк, арттыру булмас. Спортның матур бу төре белән шөгыльләнүче яшь спортчыларга беренче тапкыр ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының ТР җилкәнле спорт федерациясе белән оештырылган җилкәнле регатада үзләрен һәм үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Беренче тапкыр су ярышлары үткәрү урыны булып Лаеш районы да җилкәнле регата үткәрүгә үз өлешен кертте һәм чираттагы мәртәбә үз кунакчыллыгын күрсәтте.

-Без сезне Лаеш җирендә каршылауга шатбыз һәм шундый югары дәрәҗәдә җилкәнле спорт буенча беренче ярышларның нәкъ менә монда үткәрелүе белән горурланабыз. Безнең су киңлекләрендә мондый ярышлар даими үтәр һәм тагын да югарырак, Росс-ия чемпионаты һәм халыкара ярышлар да булачагына өметләнәбез. Шәһәрдә яшәүчеләр мондый искиткеч манзараны күп күрерләр, - диде үзенең спортчыларга сәламләү сүзендә район башлыгы Михаил Афанасьев.

Тантаналы ачу барышында яшьләр эшләре министрлыгы һәм җилкәнле спорт федерациясе вәкилләре дә спортчыларга үз теләкләрен җиткерделәр. Юниорлар парады район мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы вакыйгага багышлап әзерләгән концерт белән тәмамланды.

-Дүрт көн барган ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Тольяттидан 50дән артык спортчы стартка чыгачак. Безнең республика данын Яшел Үзәннең "Дельфин", Чаллының "Чаллы-экстрим", Казанның "Авиатор" яхтклубларының иң яхшы тәрбияләнүчеләре яклаячак, - дип әйтеп үтте ярышларның баш хөкемдары, җилкәнле спорт буенча ТР җыелма командасы тренеры Андрей Куклин.

Регата дүрт төрле судно классында үтә. Беренчесендә - "Оптимист"та - иң яшь, шөгыльләнә генә башлаган яхтсменнар көч сынаша. Регатада катнашучыларның иң кечесенә бары 8 яшь, өлкәненә - 18. Табигый ки, аларның җилкәнле көймәләре дә аерыла - өлкәннәрдә алар зуррак.

Ачылу көнендә сезнең хәбәрчегез башка, югары класслы, өлешчә "Кадет", "Зумм", "420" вәкилләре белән аралашты. Статус һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле булса да, аларның барысын бер теләк берләштерә - су өстендә беренче булу, җилкәнгә уңыш җиле эләктерү. Уңышлы чыгыш ясау өчен спортчыларның калган бар нәрсәләре бар. Бүген, регатаны тантаналы ябуда җиңүчеләр исеме атала. Бүләкләү 17.00 сәгатьтә башлана.

Ярышларны оештыручылар сүзләре буенча, су ярышлары өчен Лаешта шартлар яхшы. Акватория монда юниорлар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен масштаблырак регаталар үткәрергә дә ярашлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт регата