Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Көрәшчеләр келәмендә көч сынашулар киеренке булды

Үткән якшәмбедә спорт мәктәбе залында милли көрәш буенча район башлыгы кубогына турнир булды.

Кубок өчен Лаеш, Имәнкискә, Хәерби, Кече Елга, Габишево, Чирпы, Пәрәү һәм Балык Бистәсе көрәшчеләре көч сынашты. Ярышлар түгәрәк системасы буенча, ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда үтте. Турнирны ачуда Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Татарстанның татар-башкорт көрәше федерациясе башкаручы директоры Равил Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

-Билбаулы көрәш-спортның матур, үзенә җәлеп итә торган һәм гадел төре. Ул балачактан батырлык, ныклык, үз көчен көрәшчеләр келәмендә сынап карарга теләгән һәр кешедә команда өчен борчылу тәрбияли,-дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.-Барыгызга уңышлар, ә тамашачыларга һәм җанатарларга киеренке очрашулар, көчле тәэсирләр һәм кәефнең яхшы булуын телим!

Ярышлар төрле яшь төркемнәрендә ике келәмдә үтте. Көрәшчеләр очрашу саен команда өчен җиңү очколары тупладылар. Алар йомгаклары буенча иң күп балл җыючылар җиңүче булдылар. Оештыручылар катнашучыларны тугыз үлчәү категориясенә бүлделәр. 65 кг.га кадәр авырлыкта Пәрәүдән Риназ Гарипов җиңде, 70 кг.га кадәргеләр арасында Илнар Кәлимуллинга (Лаеш) тиңнәр булмады, 80 кг.га кадәр көрәшчеләр арасында Чирпыдан Мәссәлим Зыяутдинов беренче булды. 85 кг.га хәтле үлчәү категориясендә Нияз Мәхмүтовка (Кече Елга) уңыш алмайды, 90 кг.га кадәрле авырлыкта лаешлы Наил Зәйнуллин барысыннан өстен булды. Ә инде 100 кг.нан артык төркемдә Чирпыдан Айрат Мөхммәтҗанов җиңде Гомумкоманда исәптә Лаеш, Чирпы һәм Кече Елга командалары алга чыкты. Кубок кечеелгалыларга тапшырылды. Укучылар арасында хәербилеләр приз яулады. Икенче урында Кече Елга укучылары, ә габишеволылар өченче булды. Җиңүчеләргә төп бүләктән тыш истәлекле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырылды.

Көрәш тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Җанатарларның берсе Фәрит абый "көрәшчеләрне тыныч кына карый алмыйм, күңел келәмгә ыргыла" диде. Ә инде спортның бу төре тарафдарлары соңгы вакытта билбаулы көрәшкә кызыксыну артуын, аеруча яшьләр арасында киң таралуын билгеләп үттеләр.

Республиканың татар-башкорт көрәше федерациясе директоры Равил Хәйруллин безнең район уңышлары турында әйтеп үтте.

-Соңгы вакытта Лаеш сөендерә. Булдырасыз, үз эчегездә генә түгел, барлык республика ярышларында катнашасыз. 42 район арасында сез 16 нчы урында, ә узган ел 23 нче идегез. Бу яхшы нәтиҗә. Сизелерлек алга китеш күренә. Яшь көрәшчеләр арасында өметлеләре күп. Өлкәннәр дә, яшь спортчылар да катнашкан мондый ярышлар келәмгә аяк басканнарга тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә. Яшьләр өчен бу-осталык сәгате.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорткомплекс куреш кубок главы