Лаеш дзюдочылары беренче булды
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Дуслык" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2001-2002 елда туган үсмерләр һәм 1999-2000 елгы кызлар арасында дзюдо буенча "Нефтехимик" спорт клубы беренчелегенә ачык беренчелек үтте.
Ярышларда Татарстан, Чувашия, Марий-Эл һәм Киров өлкәләреннән 160 тан артык бала катнашты. Безнең район данын тренер Рөстәм Насыйбуллинда тәрбияләнүчеләр яклады. Сокурыдан Фаезов Алишер (60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында) бу ярышларда беренче булды, ә Ольга Данилова (57 кг га кадәр) икенче урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар, тиешле дәрәҗә медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев