Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сталинград саклаучыларны һәм каратэчыларны кёкусин рухы берләштерә

    Кышкы һәм җәйге каникул көн-нәрендә махсус интернат-мәктәп базасында "Кёкусин" спорт лагеры регуляр оештырыла, монда каратэ сугыш сәнгате белән мавыгучылар җыела. Сезнең хәбәрчегез анда даими катнашучы, каратэ секциясе инструкторы, көрән билбау иясе Александр Жарахин белән очрашты һәм аңа берничә сорау бирде.

    -Александр, бу сменаның үзенчәлеге нәрсәдә?

    -Шуны әйтеп үтәргә кирәк, һәр юлы анда катнашучылар саны арта. Быел 12 яшьтән 50 яшькәчә 90 нан артык кеше килде. Бу юлы лагерьда хәрәкәт техникасын камилләштерүгә басым ясалды, һәр күнегү, көрәшченең һәр хәрәкәте җентекләп тикшерелде. Рухи көчне үстерүгә, көчең юк кебек тоелганда да үзеңне эшләргә мәҗбүр итүгә игътибар бирелде. Менә шушы инде ул кёкусин рухы.
    -Бу лагерьда Лаеш балалары да шөгыльләндеме?
    -Безнең районнан биш кеше иде. Айдар Мөлековны әйтеп үтәсем килә. Ул Имәнкискәдә яши, өйрәнүләргә Лаешка йөри һәм беренче уңышлары да бар инде: күптән түгел өйрәнчекләрнең зәңгәр билбавына имтихан бирде. Бертуган Фәнис һәм Азат Галимовлар яхшы шөгыльләнәләр. Ата-аналар секциягә балаларын алып килеп соңрак үзләре дә спортның бу төрен үз иттеләр.
    -Өйрәнүләрдән буш вакытта нәрсә белән шөгыльләндегез?
    -Спорт уеннары уйнадык, фильмнар карадык. Совет халкының көчле рухы күрсәтелгән "Сталинград" кинокартинасы зур тәэсир итте. Кешеләр үзләрен аямыйча үлемгә баралар, үз эшләрен эшлиләр. Менә бу фидакарьлек һәм үзеңне корбан итүне белдергән кёкусин рухы.
    -"Кёкусин" лагерында шөгыль-ләнү Сезгә нәрсә бирә?
    -Смена башланганда булачак сынаулардан бераз киеренкелек сизәсең, әкренләп аңа кереп китәсең һәм җиңәчәгеңне аңлыйсың. Үзеңне җиңүдән җиңеллек килә.
    -Каратэ белән шөгыльләнергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә алалар?
    -Каратэ секциясе "Кама" спорт комплексында. Монда 12 кеше шө-гыльләнә. Фәнис Галимов (6 нчы кю сары билбау) һәм Максим Зеленюк (7 нче кю зәңгәр билбау) зур уңышларга ирештеләр. Әмма кисәтәсем килә: сугыш сәнгатенең бу төре белән шөгыльләнү күп көч таләп итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: