Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

“Офык“ берләшмәсенең яңа горизонты

Лаеш районы сәләтле, мавыгучан кешеләргә бай. Шундый үсмерләр Атабайда да яши. Без "Офык" мәктәп берләшмәсе турында бер генә язмадык. Анда Атабай урта мәктәбе педагогы Радик Гарифуллин укучыларны үз канаты астына җыйган. Балалар спорт туризмы буенча республика ярышларында күптән түгел генә чыгыш ясый башладылар, әмма шунда ук жюри игътибарын үзләренә җәлеп...

Лаеш районы сәләтле, мавыгучан кешеләргә бай. Шундый үсмерләр Атабайда да яши.

Без "Офык" мәктәп берләшмәсе турында бер генә язмадык. Анда Атабай урта мәктәбе педагогы Радик Гарифуллин укучыларны үз канаты астына җыйган. Балалар спорт туризмы буенча республика ярышларында күптән түгел генә чыгыш ясый башладылар, әмма шунда ук жюри игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр.

Тәҗрибә җитмәү үзсүзлелек һәм җиңүгә гаять зур омтылыш белән компенсацияләнде.

Алар Каипыга янгын сүндерү частен ачуга килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны истә калдырганнар. Аның уңышлар теләве, кул кысып исәнләшүе аларны рухландырган.

Һәм атабайлы укучылар йөзгә кызыллык китермәделәр. Быелның февралендә Яшел Үзәндә үткән спорт туризмы буенча Татарстан беренчелегендә команда барлык дәрәҗәдәге медальләрне җыйды.

-Бу мәктәп укучыларының чаңгы туризмы буенча 46 нчы республика ярышлары иде, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Радик Абдулла улы. - Өч көн дәвамында безнең туристлар төрле дистанцияләрдә һәм конкурс программасында ярыштылар. Без бар район данын яклаганыбызны аңладык. Һәм команда тырышты, лидерлыкка чыгу, җиңүләрнең яңа горизонтларын ачу өчен барысын эшләде.

Конкурс программасы капитаннар, стена газеталары ярышларыннан һәм тәкъдир итүне яклаудан торды. Балларның гомуми суммасы буенча безнең спортчылар өченче булды.

Шәхси-команда беренчелегендә (шәхси дистанциянең иң яхшы 4 нәтиҗәсе суммасы) шулай ук бронза яуладылар. Монда Айгөл Хәлиуллина, Рәзилә Хәбибуллина, Фәнил Якупов, Ислам Ибраһимов аерылып торды, алар дистанцияләрдә икенче булдылар.

Нәтиҗәдә барлык конкурслар һәм дистанцияләр суммасы буенча "Офык" командасы Казан шәһәренең Яңа Савин районы командасыннан бераз гына калышып үз тарихында беренче тапкыр икенче гомумкоманда урынны (моңа кадәр өченче урыннар иде) алды.

Икенче горизонт та бар. Команда тарихында беренче тапкыр атабайлылар малайлар арасында шәхси дистанциядә лидер булдылар: Фәнил Якупов алтын медаль яулады.

Хәзер команда киләчәктәге республика ярышларына әзерләнә башлады. Ышанып әйтергә була: Татарстан беренчелегендә ирешелгән җиңүләр - әле чик түгел. Бу яшь кешеләр спорт биеклекләренә омтыла. Һәм атабайлы кызлар һәм малайларга алар һичшиксез буйсыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Офык