Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Өлкәннәр ункөнлеге – спорт

Лаешта, “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында көмеш яшьтәгеләрнең иң активлары ярышты.

Аны Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге һәм “Кама” комплексы хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрде.

Ирләр арасында Вадим Шишмарев беренче урын алды, Илдар Баталов икенче булды. Иң яхшы йөзүчеләр өчлеген Николай Макаров йомгаклый. Хатын-кызлар арасында Валентина Шороновага тиңнәр булмады. Аннан соң финишка Елена Садовникова килде. Галия Гыйльмуллина өченче урынга чыкты. Пенсионерлар берлегенең Лаеш район бүлеге рәисе Лидия Грабалина җиңүчеләргә һәм катнашучыларга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әзерләгән бүләкләрне тапшырды.

Җиңүчеләр 31 октябрь көнне Казанга спортның су төрләре сараена республика ярышларына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев