Кама ягы
  • Рус Тат
  • Чаңгыда йөрүдән – ярышларга

    Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә Татарстан пенсионерлары арасында үткән республика ярышларында Каипыда яшәүче 73 яшьлек Владимир Корчагин район данын лаеклы яклады.

    Моңа кадәр хезмәт ветераны "Россия пенсионерлары берлеге"нең җирле бүлеге активистлары арасында үткән чаңгы ярышларында да финишка уңышлы килде һәм сайлап алу турында җиңүче буларак финал ярышларына чакыру алды. 60 еллык стажы булган чаңгычы профессионал спортчы түгел. Озак еллар районның эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә директор булып эшләде. Эше тыгыз булуга да карамастан, ул чаңгыда йөрү өчен һәрчак вакыт таба. Лаеклы ялга чыккач спортның яраткан төре белән регуляр шөгыльләнә. Чаңгыда йөрү нәтиҗәсендә соңгы тапкыр кайчан авыруымны һәм дару эчүемне оныттым, ди ул. Владимир Корчагин "Россия пенсионерлар берлеге"нең Татарстан бүлегенә яшьтәшләре арасында республика чаңгы ярышларында катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтле. Өч километрлы араны ул җиңел үтә. Аның финал ярышларында катнашуының соңгысы булмавына өметләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: