Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Өйрәнүләр аша иҗади гомерне озынайтабыз

Комлы Ковалида “Сәламәтлек клубы” эшли башлады. Аны үзенчәлеге шунда: ул өлкән яшьтәгеләр өчен тәгаенләнгән.

Лидия Грабалина фотосы

Дәресләрне пенсия чиген үтүчеләр үтенече буенча Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге оештырды. Бу гамәлдәге “Өченче яшь университеты” программасы буенча тормышка ашырылды. Клуб “Пенсионер сәламәтлеге. Үзярдәм нигезләре” уку-белем бирү программасы буенча эшли, ул 72 сәгатькә исәпләнгән. Аның бурычы – сәламәтлек дәрәҗәсен һәм физик активлыкны күтәрү.

Исегезгә төшерәбез, “Өченче яшь университеты” пенсионерлар өчен 12 белем бирү программасын эченә ала. Алар арасында – компьютер грамотасына өйрәтү, “Бакчаны җиһазлау. Дизайн”, “Пенсионер сәламәтлеге. Үзярдәм нигезләре”, “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау”, “Икътисад һәм хокук”, “Татар теле” һәм башкалар бар.

-Иң мөһиме – яңа белемнәр алу өчен бүген бер нинди киртәләр юк – яшь тә, физик яктан да, - дип аңлатма бирә Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Лидия Грабалина. – Үзләренә һәм якыннарына кызыклы булып калу өчен безнең пенсионерлар “Өченче яшь университеты”нда актив шөгыльләнәләр, ярышларда, конкурсларда һәм күргәзмәләрдә катнашалар, бәйрәмнәрдә җырлыйлар һәм бииләр, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X