Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Палаткалы лагерь кызлары атуда малайларны уздылар

Ачык һавадагы лагерь җитәкчелеге һәм Лаеш районы ДОСААФы оештырган ату ярышларында ял итүче балалар көч сынашты.

Ак таулардагы “Галактика балалары” палаткалы лагеренда өч смена дәвамында Татарстанның Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Питрәч, Балык  Бистәсе һәм, әлбәттә, Лаеш районы балалары ял итте.  Тынгы белмәс үсмерләр мавыктыргыч вакыйгаларга бай булган көннәрне, кичке учак янында гитарага кушылып җырлауларны хәтерләрендә озак сакларлар.

Бу җәйнең соңгы сменасында мәктәп балалары өчен “Аҗаган” уены оештырылды. Программаның беренче пунктында “Җир йөзендә тынычлык” рәсемнәр конкурсы үтте. Әйдәманнар үз карамакларындагы үсмерләрне ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һәм туган илне хөрмәтләү рухында тәрбиялиләр.

Лагерьга буш кул белән килмәгән районның ДОСААФ вәкилләре дә алар белән теләктәш.

Балаларга үзләренең төз атуларын тикшерергә һәм пневматик винтовкадан (һава) коймадагы мишеньга эләгү өчен түземлелек күрсәтергә туры килде. Барысы рухланып ата башлады. Калганнары үз иптәшләре өчен җан атты, алар уңышларына сөенделәр, тимәгәндә көч бирделәр.

Шул ук вакытта күрше мәйданда өйрәнү машинасында инструктор белән йөртүче сыйфатында үз көчләрен һәм осталыкларын сынап карау мөмкинлеге бирелде. Барысының да өлкәннәр кебек чын машина руле артына утырасы килде. Балаларның күзләрендә очкыннар күренде.Урыннан кузгалып мәйдан буйлап үтә алганнар автодан горур чыктылар һәм калганнарга киңәшләр бирделәр.

Ә менә атуда барыбызны сюрприз көткән. Шәхси исәптә өч призлы урынның икесен кызлар алды! Лаеш районы ДОСААФ рәисе урынбасары Ксения Фомина балаларны котлады. Гүзәлия Абдуллина өченче урын өчен дипломга һәм флеш-туплагычка ия булды. Икенче урын өчен зур стерео-наушникны Амил Абдуллин алды. Ә җиңүче – Эрика Насыйбуллина беренче урын өчен дипломга һәм музыкаль колонкага лаек булды. Ул кискен көрәштә бар кешедән күбрәк балл җыйды.

Отрядлар да бүләксез калмады. Аткан өчен тупланган баллар суммасы буенча аларга татлы бүләк – торт бирелде. Призерлар рәхәтләнеп фотосессия үткәрделәр һәм тәэсирләре белән уртаклашу өчен дуслары янына юл алдылар.

Чара мәктәп балаларына көч өстәде. Автомобильдә йөрү һәм мишеньгә ату җәйге маҗараларны арттырды гына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев