Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Пьедесталда бары лаешлылар

Лаешның яшь боксчылары Казанда үткән үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелегеннән өйгә алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар. Ярышларда безнең район данын яклаган өч спортчы да мактау пьедесталы баскычларын яулады. Иң югарысына чираттагы мәртәбә 14 яшьлек Александр Кузнецов күтәрелде. Титуллы чемпион белән җиңү шатлыгын аның дуслары Никита Беспалов һәм...

Лаешның яшь боксчылары Казанда үткән үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелегеннән өйгә алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.

Ярышларда безнең район данын яклаган өч спортчы да мактау пьедесталы баскычларын яулады. Иң югарысына чираттагы мәртәбә 14 яшьлек Александр Кузнецов күтәрелде. Титуллы чемпион белән җиңү шатлыгын аның дуслары Никита Беспалов һәм Тимофей Калиткин бүлеште, алар да призлы урыннар яуладылар. Мондый уңыш нигезендә егетләрнең көрәштә җиңүгә омтылышы һәм, әлбәттә, тәҗрибәле тренер Араик Аракелян җитәкчелегендә ныклап шөгыльлләнүе тора. Февральдә яшь боксчыларны яңа сынау көтә: ТР җыелма командасы составында алар Идел буе беренчелегендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бокс медали