Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Район көрәшчеләре үз осталыкларын күрсәттеләр

Лаеш шәһәрендә татарча көрәш буенча турнир булды.

Район спортчылары Лаеш районы башлыгы призына көч сынаштылар.

Егетләр һәм ирләр арасында ярышлар сигез үлчәү авырлыгында үткәрелде. Турнирны Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов ачты. Ачу тантанасында ул спортчыларга гадел бил алышулар һәм хакимнәрнең дөрес бәяләүләрен теләде. Илдус Фатыйхович ярыш иганәчеләрен һәм узган ел йомгаклары буенча яхшы көрәшчеләрне бүләкләде.

Көрәш – спортның мавыктыргыч төре, ул спорт залына төрле яшьтәге җанатарларны җыйды. Матур бил алышулар, киеренке көрәш, тәэсирләр – егетләр үзләренең лаеклы һәм көчле булуларын исбатлау өчен, беренче чиратта үзләренә, бар көчләренә тырыштылар.  Кызгынычка каршы, көрәш кебек контактлы спортта имгәнүләр дә була. Беренче ярдәмне күрсәткән медиклар ярдәмгә килде. Очрашулар арасындагы тәнәфесләрдә тренерлар киңәшләрен бирделәр һәм үзләрендә тәрбияләнүчеләр өчен җан аттылар.

Турнир барлык үлчәү авырлыгында җиңүчеләр ачыкланганчы берничә сәгать дәвам итте. Усады һәм Хәерби көрәшчеләрен узып Пәрәү спортчылары күп медальләр алдылар. Иң соңыннан спортчылар һәм тренерлар барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр. Алда шактый күнегүләр һәм ярышлар көтә әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев