Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Районның тимераякта шуучылары яңа дәрәҗәгә чыктылар

Лаеш районы Комплекслы спорт мәктәбенең сигез спортчысы тимераякта узышу спорты буенча Мәскәү өлкәсе Беренчелегендә катнашты.

Ярышлар «Коломна» тимераякта шуу үзәгенең боз аренасында үтте һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Безнең район вәкилләре яшь тимераякта шуучылар өчен кече яшь төркемендә 300, 500 һәм 700 метрлы дистанцияләрдә һәм урта яшь төркемендә 500, 1000 һәм 1500 метрга ярышларда чыгыш ясадылар. Алар барысы да күрсәткечләрен яхшырттылар һәм шәхси рекорд куйдылар. Спортчыларның тренерлары Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев