Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Районның туристик командалары ярышты

Лаеш районы белем бирү учреждениеләренең ун командасы Куйбышев сусаклагычының Атабай авылы янындагы матур ярында ярышты.

Туристик командалар слетын Лаеш районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары

Любовь Харитонова ачты. Чараның хөрмәтле кунагы Россия Герое Марат Әхмәтшинның

әтисе Радик Вагыйз улы булды. Аңа ук дәүләт гимны астында Россия флагын күтәрү

хокукы да бирелде.

Сафларга тантаналы тезелгәннән соң судьялар команда капитаннарын җыйдылар һәм

ярышлар тәртибен аңлаттылар. Стартка чыгу тәртибе жирәбә буенча бүленде. Башта һәр

команда импровизацияләнгән сәхнәдә девиз, сөйләм һәм җыр белән үзенең иҗади

номерын - «визитка»сын күрсәтергә тиеш иде. Шуннан соң гына алар маршрутка

чыктылар.

Бер километрга якын дистанциядә туристларны берничә төрле сынау көтә иде. Беренчесе

конкурсантларны маршрут стартында ук көтте. Бөтен команданы «сазлык» аша берничә

такта ярдәмендә чыгарырга кирәк иде. «Сазлык»ка һәрбер кагылу өчен штраф секундлары

билгеләнде. «Сынау аланы»нда спортчыларны куркынычсызлык нигезләрен һәм бәла

сигналын бирә белү буенча интеллектуаль конкурслар көтте.

Аннан соң иң кызыклы һәм тамашалы ярышлар булды. Мәсәслән, туристларга чират

буенча бау буйлап тирән чокыр аша узарга туры килде. Югарыдан караганда ул һич үтеп

булмаслык булып тоелса да, тәҗрибәле инструкторларның сизгер күзәтүе астында

биремнәрне барысы да үтәде. Агачлар арасында сузылган бау баскычтан узу да шактый

катлаулы булды. Бу сынауны да барысы да диярлек уза алды. Ә финиш алдыннан

медицина конкурсы булды: спортчылар “яралы”ны носилкага салып алып бардылар.

Турслетка нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Өченче урынны Державино командасы яулады.

Икенче урында - Ташкирмән туристлары. Ә 2021 елгы район туристик слетында

җиңүчеләр - хуҗалар – Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбе

вәкилләре булды. Әмма җәйнең бу көнендә барлык катнашучылар да канәгатьләнү һәм

уңай тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортивный туризм Туристы Лаишевского района Лаишевский район. Реклама Лаишева. Спорт и ЗОЖ

2
X