Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Шәһәр кѳненә автоспорт бәйрәме

Шәһәр кѳнендә Лаешка авто- һәм мотоспорт яратучылар җыелды

 

Ак таулар янындагы мәйданда киң колач белән Лаеш районы башлыгы Кубогына «Квадро- треш лайт» ярышлары узды.

Гадәттә Сабантуй уза торган урында Шәһәр кѳнендэ автомобиль, мотоцикл яратучылар һәм тѳрле яшьтәге гади тамашачылар җыелган иде. Мәйдан юллары буенда тѳрле техника тезелгән: юлсыз жирдә ярышу ѳчен махсус әзерләнгән серияле җиңел автомобильләр, внедорожниклар, квадроцикллар, мотоцикллар, баггилар. Барлык теләүчеләр шәһәребез ѳчен гадәти булмаган техника белән фотога тѳштелэр һәм күргәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә канда адреналиннарын күтәрергә теләүчеләр әзерләнгән трасса буенча узыш машинасында йѳри алдылар.

Район башлыгы Илдус Зарипов автоспорт бәйрәменең хѳрмәтле кунагы булды. Ярышларны оештыручы Павел Лылов Илдус Фатыйх улы ѳчен мәйдан буйлап экскурсия үткәрде. Ул узышчылар: ѳлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә аралашты, аннары спорт болидында пассажир сыйфатында йѳрде.

- Лаеш акрынлап стереотипны уза, аңа ярашлы тѳстә район — ял итү ѳчен яхшы урын гына иде, - диде ачылу тантанасында район башлыгы. - Күптән түгел республиканың беренче яртыеллыктагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды. Аның буенча, Лаеш районы беренче урынны алды. Моңа кадәр безнең район Казан һәм Әлмәттән соң ѳченче урында барды, ә хәзер без беренче.

Ярышлар комментаторы Александр Семенов сѳйләвенчә, узышлар автомобильләрдә, квадроциклларда, баггиларда һәм мотоциклларда сигез номинациядә үткәрелгән. Узышчыларга мәйдан янында салынган трасса буенча вакытка узарга туры килде. Ул кискен борылышларга һәм текә күтәрелүләргә бай булды. Күп санлы тамашачылар иминлегенә аерым игътибар бирелде - трасса койма белән тотып алынды, ә урында коткаручылар һәм полицейскийлар дежур торды.

-Мондый чаралар профессиональ автоузышчылар ѳчен генә түгел, ә автомобиль йѳртүчеләр ѳчен дә файдалы, - дип билгеләп үтте авто- һәм мотоузышны оештыручы, «Агрегатка» автоклубы президенты Павел Лылов. - Биредә осталык чарлана һәм спортның барлык техник тѳрләре: картинг, дрифт, мотоцикллар, квадроцикллар, баггилар, джиплар тәкъдим ителгән.

Лаеш районы башлыгы Кубогына ярышлар берничә сәгать дәвам итте. Узышлар нәтиҗәләре буенча иң кѳчле узышчылар призлар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автоспорт Лаеш районы лаешта реклама Шәһәр кѳне

2
X