Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сәламәт яшәү рәвеше.

    Лаеш мәктәп укучылары, студентлар һәм оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре 10нчы октябрьдә кояшлы иртәдә стартка чыктылар.

    Спортчыларны Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Зарипов сәламләде.

    - Чикләүләр аркасында чараның форматы үзгәрүгә карамастан, бүген сез шәхси үрнәктә спорт белән шөгыльләнүнең файдалы һәм модалы икәнлеген күрсәтә аласыз.

    Ярышларның баш хөкемдары Дмитрий Окунев җыелганнарга стартлар тәртибе турында сөйләде.

    Беренче узышта тәҗрибәле йөгерешчеләр катнашты: стартны Лаеш предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре ачты. Пандемия шартларында йөгерү узган еллардагы кебек массакүләм булмаса да, өлкәннәр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ир-атлар арасында: 3 урын - Илназ Зарипов (ОДМС), 2 – Андрей Чучканов (ЛТЭТ), 1 – Валерий Кореев (МЧС). Хатын-кызлар арасында мактау пьедесталының барысын да район мәдәният йорты хезмәткәрләре алды: 3 – Алия Чернова, 2 – Ландыш Мәхмүтова, 1- Валентина Мартынова.

    Өлкәннәр артыннан бишенче-җиденче сыйныф кызлары стартка чыкты. Алар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышты. Финиш алдыннан соңгы метрларда алар арасында чын-чынлап җиңү өчен көрәш барды. Нәтиҗәдә, барлык өч урынны да Лаеш гимназиячеләре яулады: 3 – Камилла Демьянова, 2 – Вера Коровина, 1 – Анита Наумова.

    Аларның сыйныфташлары җиңү яулар өчен старт алды. Укучылар яшьтәшләренә уңышларын күрсәтергә карар кылдылар һәм баштан ук кирәкле тизлекне алдылар. Узыш лидерлары: 3 - Руслан Демьянов (1нче гимназия), 2нче урын - Ислам Мостафин (2нче мәктәп), 1нче урын - Никита Солдатов (2нче мәктәп).

    Дүртенче узыш шулай ук югары тизлек белән үтте. Сигезенче-тугызынчы сыйныф кызлары финишта лидер булу өчен көрәште. Кызлар финишка кадәр килеп җитүгә үләнгә егылдылар. Җиңүчеләр: 3 – Арина Салова (1нче гимназия), 2 - Ралина Нуруллина (1нче гимназия), 1 – Лиана Савельева (2нче мәктәп).

    Бишенче узышта шул ук яшь категориясендәге егетләр җиңүгә омтылды. Аларга, алдагы спринтерлар кебек үк, зур боҗра узарга туры килде. Алга чыккан лидер артыннан башкалар финишка төркемләп якынлашты. Призерлар өчлеге: 3 - Адель Абдуллин (2нче мәктәп), 2 - Семен Плужников (2нче мәктәп), 1 - Максим Коробейников (3нче мәктәп).

    Өлкән сыйныф укучылары Лаеш техникумында белем алучы кызлар белән бергә йөгерделәр, унынчы-унберенче сыйныф кызлары өлкәнрәк иптәшләреннән бер дә калышмадылар.

    Лидерлар төркеме шактый алга китте. Финишка барысыннан да тизрәк түбәндәгеләр килеп җитте: 3 – Полина Мартынова (ЛТЭТ), 2 - Дарья Клокова (ЛТЭТ), 1 - Юлия Ржавина (2нче мәктәп). 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында ЛТЭТ студентлары җиңде: 3 - Лилия Кәримова, 2 – Валерия Абрамова, 1 – Ксения Герасимова.

    Соңгы узышта Лаеш техникумы егетләре өлкән сыйныф укучылары белән кушылды. Студентлар алга чыкты: 3 - Иван Чаплинков, 2 – Булат Гаязов, 1 - Сергей Феклин. 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр арасында финишка беренче булып шулай ук ЛТЭТ студентлары килде: 3 – Рушан Хабусов, 2 – Александр Гришин, 1 – Газиз Зарипов.

    Бүләкләү тантанасында район мәдәният йорты үзешчәннәре спортчыларны һәм җанатарларны үзләренең вокаль иҗаты белән сөендерделәр. Узыш көнендә җиңүчеләр спорт пьедесталында медальләр һәм грамоталар алдылар. Ә иң кыюлар хәтта үз бүләкләрен тешләре белән тешләп карадылар. Бүләкләү ярышлар призерларының гомуми фотосессиясе белән тәмамланды

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: